Чаллылыларга - өч миллион чәчәк
Быел Чаллы урамнарына 3 миллионнан артык чәчәк утырту күздә тотыла. Алар шәһәребезнең төп проспектларын, парк һәм скверларны бизәячәк. Нигездә чәчкәләр Сидоровка, Комсомол, Җиңү паркларын, Энтузиастлар һәм Кересилидзе бульварларын ямьгә күмәчәк. Барлыгы 6 гектар мәйданда виола, бегония, цинерария, сальвия, петуния, яран һәм тюльпан утыртылачак. Моннан тыш шәһәрдә 50 меңгә якын агач...