3 май 2016 яңалыклары
-
Чаллыда – яңа архитектура корылмасы
Чаллы дәүләт педагогия университеты мәйданында җәй көне Европа форматындагы архитектура корылмасы барлыкка киләчәк. Төрле уеннар уздыру павильоны "Н2О" спорт комплексы белән университет арасында төзеләчәк. Объектның проектын уку йортының Вадим Хайман җитәкчелегендәге инновацион дизайн кафедрасы студентлары эшли. Корылма июнь уртасында төзелеп бетәргә тиеш.
-
“КАМАЗ-Мастер” спортчыларын “елаттылар”
2нче гимназиядә "КАМАЗ-Мастер" кунаклары белән очрашу узды. Болар - күпсанлы дәүләт һәм мактау бүләкләре иясе, автоузышу ярышлары буенча сигез тапкыр Россия чемпионы Фәрит Бәдретдинов һәм "Камаз" ярыш машиналарын йөртүче-сынаучы Наил Баһаветдинов... Мәктәп укучылары кунакларны ишек төбеннән үк быргылар кычкыртып, рапорт биреп каршы алдылар. Тере коридор хасил итеп, ике рәткә тезелеп...
-
Аерылышырга ашыкмагыз!
Татарстанның Дәүләт Советы Россия Дәүләт Думасына аерылышу процессын катлауландыруны күз уңында тоткан закон проектын кертте. Үзгәрешләр Россиянең Гаилә һәм Граждан процессуаль кодексларына кертергә тәкъдим ителә. Закон проекты кабул ителгән очракта, аерылышу срогы бер ай урынына өч ай булачак. Депутатлар фикеренчә, аерылышу процессы сузылу парларга үзара аңлашырга һәм шул рәвешле гаиләне...