22 май 2016 яңалыклары
-
Кредитны азрак түләүнең өч ысулы
Хәзерге вакытта кредит алмыйча яшәүчеләр, булса да, бик аздыр. Чөнки ничек тә кешедән калышмыйча яшисе килә. Бигрәк тә яшьләрнең. Ә кредит түләүнең хәтта ки кризиска кадәрге чорда да гаилә бюджетында сизелмичә калмаганын бик яхшы беләбез.
-
Һава торышы үзгәрә
Киләсе атнада бар Татарстанда һава торышы үзгәрә. Урыны белән хәтта 27 градуска кадәр җылытачак, ди синоптиклар. Эсселек чәршәмбедән башлана. Бу көнне +26, пәнҗешәмбе һәм җомга терекөмеш баганасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк. Күк йөзе аяз, көннәр явым-төшемсез булачак.
-
Сәүдә үзәгендә ни булган?
Казанның иң эрес сүәдә үзәкләренең берсе булган "Мега"дан ашыгыч рәвештә кешеләрне чыгаралар. Анда янгын куркынычсызлыгы датчиклары кушылган. Сатып алучылар куркудан товарларын кассада калдырып чыгу урынына йөгерә башлаган. Нәтиҗәдә ишек төбендә этеш-төртеш башланган. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин белдерүенчә, коткару хезмәтенә әлегә бернинди дә шалтырату булмаган.
-
Праймериз рекорд куя
"Бердәм Россия" партиясенең алдан тавыш бирү процедурасында хәзерге вакытка 6 миллионнан артык граждан катнашкан. Бу хакта Партиянең Үзәк башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Константин Мазуревский белдергән. Татарстанда 13.00гә праймеризда сайлаучыларның 9,91 проценты тавыш биргән. Бу хакта бердәм алдан тавыш бирү көненең матбугат үзәгендә Татарстанда праймеризны үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе,...
-
Шәһәрдәшләребез праймеризда зур активлык күрсәтә
Бүген илкүләмендә "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатлар өчен алдан тавыш бирү уза. Яр Чаллы буйлап урнашкан 34 сайлау участоклары иртәнге сигездән беренче шәһәрдәшләребезне кабул итә башладылар. Гомумән, Татарстанда бүген 560 сайлау пункты ачылды. Аларда 2,3 меңнән артык кеше эшли. Аларга волонтерлар да ярдәм итә.
-
Чаллылылар праймеризга ашыга
Чаллыда "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатлар өчен алдан тавыш бирү өчен сайлау участоклары иртәнге сигездән эшли башлады. Шәһәребезнең 60нчы мәктәбендә дә әлеге сәяси чара актив төстә бара.
-
Бүген "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатлар өчен алдан тавыш бирәбез!
Бүген бөтен ил буенча VII чакырылыш Дәүләт Думасына күрсәтелүче "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары өчен алдан тавыш бирелә. Әлеге чарада Чаллылыларны да актив катнашырга чакырабыз! Бөтен республика буенча 560 сайлау учатогы эшли. Аларның 34е Чаллыда урнашкан. Барлыгы Татарстан буенча тавыш бирү өчен 444шәр мең данәдән торган 2 комплект бюллетень әзерләнгән (бер...