25 май 2016 яңалыклары
-
Әти-әниләрегезгә, якыннарыгызга сюрприз ясагыз!
Татарстанда әти-әниләрне һәм якыннарны республика газета-журналларына яздырту буенча махсус акция башланды. Кадерлеләрегезгә көтелмәгән сюрприз ясыйсыгыз килсә әлеге чарага сез дә кушылыгыз!
-
Чаллы йортларының берсендә – гадәттән тыш хәл
Чаллының 47/15 йортында бүген гадәттән тыш хәл булды. Биредә яшәүчеләр подъезд ишеге туптасында терекөмеш таралып ятуын күреп алалар. Вакыйга урынына тиз арада коткаручылар килә. Алар йортта яшәүчеләрне чыгарып бинага демеркуризация үткәрәләр. Агулы маддә биредә каян килеп чыккан - монысын белгечләр ачыклаячак.
-
Чулман проспекты ябык?
Шәһәребезнең Чулман проспектында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Юлны республика бюджеты хисабына яңарталар. Бүгенге көндә «АТС-50» тукталышы яныннан иске шәһәргә таба участокта эшләр кайный. Бу уңайдан машина йөртүчеләргә башка маршрут сайларга киңәш ителә.
-
Билгеләнү
"Ял һәм мәдәният" паркы унитар предприятиесенә яңа җитәкче билгеләнде. Ул 42 яшьлек Рим Сафиуллин. Моңа кадәр Казанда «Метроэлектротранс»оешмасында генераль директор урынбасары булып эшләгән. Югары белемле. 1996 елда Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлаган. Паркның элеккеге директоры Рәсим Мөхәммәтҗанов лаеклы ялга китте.
-
Фатир алу өчен кулай вакыт
Россия вице-премьеры Игорь Шувалов ашыгырга киңәш итә. Кая дисезме? Илдә фатир сатып алу өчен иң кулай вакыт икән. Кризис чорында мондый тәкъдимнәр сәер яңгырый, әлбәттә. Әмма түрәләрнең үз туксаны туксан. Игорь Шувалов әйтүенчә, бүген торак базарында тынычлык хөкем сөрә. "Фатир бәяләре үсүдән туктады. Гомумән, торак базарында яхшы тәкъдимнәр күп. Банклар...
-
Кыңгырау да моңлы чыңлады
Бүген мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Мәктәп, укытучылар, сыйныфташлар һәм ваемсыз балачак белән хушлашыр чак җитүен искәртеп өзгәләнде ул... Быел Чаллы мәктәпләрен 1737 - унберенче, 4437 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Мәктәпләрдәге "Соңгы кыңгырау" бәйрәме бүген алар хөрмәтенә оештырылды.
-
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Мәктәп кыңгыравы бүген сезнең өчен соңгы тапкыр чыңлый. Ваемсыз балачакны һәм гаҗәеп мәктәп елларын артта калдырып, сез мөстәкыйль олы тормышка аяк басасыз. Алдыгызда имтиханнарны уңышлы тапшыру, һөнәр сайлау һәм тормышта үз урыныгызны табу бурычы тора.
-
Бәхет кайда оя кора?
"Яхшы китапны беренче кат укыганда, яңа дус тапкан кебек буласың. Ә бер укыган китапны тагын уку - иске дустыңны очрату белән бер" . Вольтер. Китапханәбезгә кайткан яңа басмаларны китап укучыларыбыз түземсезлек белән көтеп ала. Тормыш, гыйбрәтле язмышлар турындагы матур әдәбият китапларын һәм тарихи әсәрләрне аеруча яратып укыйлар.