26 май 2016 яңалыклары
-
Эссе булачак
Алдагы 10 көндә республикада кызу һәм коры һава торышы хакимлек итәчәк. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткергән. "Без моңа әзер - туфрактагы дымны саклап калу өчен зур эш башкарылды", - дигән министр. Марат Әхмәтов шулай ук бөртекле культураларны чәчү эшенең дә тәмамлануын әйтте. Барлыгы 1,7...
-
Татарстанда яңа газ-мотор ягулыгы станцияләре ачылачак
Татарстанның Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләрендә автомобильләргә метан ягулыгы салу станцияләре ачылачак. Болар үткән гасырның сиксәненче елларыннан соң төзелгән тәүге заманча станцияләр булачак. Бүгенге көндә Татарстанда автомобильләргә ягулык буларак метан сала торган ун компрессорлы станция эшли. Аларда 2012 елда 4,5 миллион куб метр газ сатылган, 2013 елда бу...
-
Чаллыда яңа туган сабый комага киткән
25 майда Чаллыда яшәүче хатын-кыз табиблар килеп җиткәнче өендә бала тапкан. Яңа туган бала - аның дүртенче сабые. Ул тулгак тота башлагач, төнлә ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырата. Әмма табиблар килеп җитешә алмый.
-
Мәктәпләрдә – яңа дәрес
Киләсе уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә балалар өчен медиакуркынычсызлык дәресләре кертү планлаштырыла. Бу хакта ТР да Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина хәбәр итте. "Шундый ук дәресләрне балаларның ата-аналары өчен дә үткәрү ниятләнә.
-
Чаллы театрында – премьера
Әллә нәрсә булды бу тормышка: дөнья артыннан куып, "мал" бүлешеп, күрше-дустан көнләшеп, гомерне зая үткәрә башладык. Матурлыкны күрмибез. Әйләнә-тирәгә тонык төстәге "күзлек пыяласы" аша карыйбыз. "Урамда егылып яткан кеше очраса - ул исерек дип китеп барабыз. Якты дөньядан китүчеләр турында хәбәр алсак - ул эчеп үлде дибез".