27 май 2016 яңалыклары
-
Республика ифтарын үткәрергә ярдәмчеләр кирәк
Быел республикакүләм ифтар мәҗлесе 22 июнь көненә билгеләнгән. "Казан Арена" стадионында узачак IV республикакүләм ифтар ашына ун меңләп мөселман җыелыр дип көтелә. Шуңа күрә волонтерларның саны да күбрәк кирәк булачак. Быел Казанның хәрби училищесыннан да егетләрне ярдәмгә чакырырга карар кылганнар.
-
Чаллы “Укучының мәдәни көндәлеге” бәйгесендә җиңү яулады
2015-2016 нчы уку елында "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проектында иң актив катнашучылар булып, Яр Чаллы шәһәре һәм Чүпрәле муниципаль районы танылды. Кичә Казанның "Әкият" курчак театрында үзләренә рухи азык алу өчен мәдәни учреждениеләргә еш йөреп, проектның җиңүчеләре булган башлангыч сыйныф укучылары хөрмәтләнде.
-
Салават үрнәк күрсәтте
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, "ТАТМЕДИА" агентлыгы тарафыннан оештырылучы, "Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" дигән республика акциясенә кушылды. Анда катнашучыларга үз якыннары өчен Татарстан журналлары һәм газеталарына язылырга тәкъдим ителә. "Без бу акцияне язылучылар саны кимегәнгә күрә үткәрмибез. Балалар һәм картлар йортлары өчен басмаларга язылып, без яхшылык эшлибез, үз бурычбызны үтибез,...
-
Эшлекле сөйләшү нәтиҗәле булыр
Бүген " Татарстан" кунак ханәсендә Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белән берлектә ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча советның күчмә утырышын үткәрә. Утырышның көн тәртибендә ике сорау карала, ягъни Чаллыда реклама конструкцияләре базарына кагылышлы һәм стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруны (НТО - объекты нестационарной торговли) көйләү мәсьәләләре тикшерелә....