28 май 2016 яңалыклары
-
Парашютчы машинаны җимергән
Ставрополь өлкәсенең һава-десант гаскәрләре частьендә, яшь солдатларны парашютта сикерергә өйрәтү дәресендә, көтелмәгән вакыйга була. Парашютчы-инструктор мастер-класс күрсәтәм дип, ялгыш командир урынбасарының җирдә торган машинасына килеп төшә. Нәтиҗәдә, автомобильгә шактый гына зыян килә. Ford Kuga автомобиленең арткы тәрәзәсе коелып төшә. Инструктор сүзләренә караганда, 20 ел дәвамында 508 тапкыр парашюттан сикереп аның...
-
Казанда - Сабан туе
Бүген Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта республика Сабан туе уза. Бәйрәмне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР...
-
15нче каттан сикергән
27 май төнендә Казанның Универсиада авылында фаҗига була. 18 яшьлек студент кыз - (Буа районыннан), Ләйсән Әхәтова 15 нче каттан аска ташланган. Аның үлеме буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерү уздыра. Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Тикшерүчеләр белдерүенчә балконда кызның аяк киеме, ә бүлмәдә үлем алды язуы да калган.
-
Һава торышы бозыла
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 майда урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм боз явуы, яшен булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 19-24 метрга җитәргә мөмкин. Бүген төннә күпчелек районнарда яңгыр явачак. Һава температурасы 11 градус җылы булыр дип фаразланыла.
-
Пенсия яше арта
Россия Президенты Владимир Путин пенсия яшен арттыру турындагы канунны имзалады. Дәүләт хезмәтендә эшләүче ирләр пенсиягә 65тән, хатын-кызлар 63 яшьтән чыга алачак. Пенсия яше ел саен ярты елга артып барачак. Канун 2017нче елның 1нче гыйнварыннан гамәлгә керә. Путинның, Русиядә пенсия яшен иртәме-соңмы арттырырга кирәк булачак, дигәне бар иде инде. Ул моны...