Шəhри Чаллы

4 июль 2016 яңалыклары

  • 4 июль 2016 - 10:46
    Чаллы кәгазе дөньякүләм танылды
    Сер­гей Ти­тов исе­мен­дә­ге ка­тыр­гы-кә­газь ком­би­на­ты, үз про­дук­ци­я­се­нең сый­фа­ты бу­ен­ча, ил­кү­ләм ал­дын­гы ком­па­ни­я­ләр исем­ле­ге­нә кер­тел­де. Мәгъ­лүм бул­ган­ча, уз­ган ел­да ком­па­ни­я­дә кар­тон ясый тор­ган ма­ши­на яңар­тыл­ды. Нә­ти­җә­дә, би­ре­дә җи­теш­те­ре­лү­че про­дук­ци­я­нең сый­фа­ты бер­мә-бер арт­ты.
    710
    0
    0
  • 4 июль 2016 - 05:41
    "ТР Халык контроле" яңартылды
    "ТР Халык контроле" кушымтасының яңасы эшли башлады. Анда уңайлы интерфейс сакланды, кулланучыларның иң кызыклы тәкъдимнәре һәм теләкләре исәпкә алынды, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы. Аерым алганда, хәзер заявкаларны картадан тыш, сервисның браузер версиясендәге кебек исемлек буенча да карап булачак. Гаризалар бирүне җиңеләйтү өчен яңа фильтлар өстәлде, хәзер...
    454
    0
    0
  • 4 июль 2016 - 05:26
    Төркиягә юллама алучылар арта
    Туристлар өчен Төркия юнәлеше ачылуга, туристлык компанияләренә мөрәҗәгатьләр саны тәкъдимнәрдән якынча ун тапкыр арткан, дип хәбәр итә http://tat.tatar-inform.ru. РФ Президенты Владимир Путин 30 июньдә Төркия белән мөнәсәбәтләр буенча махсус чаралар турындагы указ имзалаган иде.
    759
    0
    0
  • 4 июль 2016 - 05:22
    Инвалидлык сатканнар
    Казанда табиб белән администратор инвалидлык сатканнар. Казанның медицина-социаль экспертиза бюросы хезмәткәрләре 2014нче елның гыйнварыннан 2015нче елның октябренә кадәр вакыт аралыгында инвалидлыкны билгеләү һәм озынайту өчен авырулардан акча алган.
    786
    0
    0
  • 4 июль 2016 - 05:18
    Ярдәмгә – imulla
    Интернетта imulla.ru дип аталган сайт барлыкка килде. Анда теркәлгән һәр кеше үз шәһәрендәге мулланы ашка чакыра ала. Никах, исем кушу, өшкерү, Коръән уку, ифтар һәм башка дини йолаларны үткәрергә теләүчегә дә сайт ярдәмгә килә.
    725
    0
    0
  • 4 июль 2016 - 05:16
    Яңа программа
    2017нче елдан Татарстан хөкүмәте үзләрен карый алмаган өлкәннәрне гаиләләренә алганнарга акча түли башларга мөмкин, дип яза kazanfirst.ru. Моның өчен өйгә алынган хатын-кызлар - 55, ә ир-атлар 60 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш, дип белдерелә.
    666
    0
    0
Реклама