4 июль 2016 яңалыклары
-
Чаллы кәгазе дөньякүләм танылды
Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты, үз продукциясенең сыйфаты буенча, илкүләм алдынгы компанияләр исемлегенә кертелде. Мәгълүм булганча, узган елда компаниядә картон ясый торган машина яңартылды. Нәтиҗәдә, биредә җитештерелүче продукциянең сыйфаты бермә-бер артты.
-
"ТР Халык контроле" яңартылды
"ТР Халык контроле" кушымтасының яңасы эшли башлады. Анда уңайлы интерфейс сакланды, кулланучыларның иң кызыклы тәкъдимнәре һәм теләкләре исәпкә алынды, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы. Аерым алганда, хәзер заявкаларны картадан тыш, сервисның браузер версиясендәге кебек исемлек буенча да карап булачак. Гаризалар бирүне җиңеләйтү өчен яңа фильтлар өстәлде, хәзер...
-
Төркиягә юллама алучылар арта
Туристлар өчен Төркия юнәлеше ачылуга, туристлык компанияләренә мөрәҗәгатьләр саны тәкъдимнәрдән якынча ун тапкыр арткан, дип хәбәр итә http://tat.tatar-inform.ru. РФ Президенты Владимир Путин 30 июньдә Төркия белән мөнәсәбәтләр буенча махсус чаралар турындагы указ имзалаган иде.
-
Инвалидлык сатканнар
Казанда табиб белән администратор инвалидлык сатканнар. Казанның медицина-социаль экспертиза бюросы хезмәткәрләре 2014нче елның гыйнварыннан 2015нче елның октябренә кадәр вакыт аралыгында инвалидлыкны билгеләү һәм озынайту өчен авырулардан акча алган.
-
Ярдәмгә – imulla
Интернетта imulla.ru дип аталган сайт барлыкка килде. Анда теркәлгән һәр кеше үз шәһәрендәге мулланы ашка чакыра ала. Никах, исем кушу, өшкерү, Коръән уку, ифтар һәм башка дини йолаларны үткәрергә теләүчегә дә сайт ярдәмгә килә.
-
Яңа программа
2017нче елдан Татарстан хөкүмәте үзләрен карый алмаган өлкәннәрне гаиләләренә алганнарга акча түли башларга мөмкин, дип яза kazanfirst.ru. Моның өчен өйгә алынган хатын-кызлар - 55, ә ир-атлар 60 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш, дип белдерелә.