10 июль 2016 яңалыклары
-
Фаҗигә
Бүген көндезге 12:25 минутта Чаллының 53/26 йортында көчле шартлау булды. Фаразлар буенча биредә газ балоны шартлаган. Нәтиҗәдә, берьюлы берничә фатирга ут капкан. Коткаручылар белдерүенчә, йорттан ашыгыч рәвештә 104 кеше чыгарылган. Зыян күрүчеләр хакында әлегә төгәл мәгълүмат юк. Вакыйга урынныннан - видео
-
Чаллы данлыклы узышчыларны каршылады
Бүген Чаллыда зур спорт бәйрәме булды. Шәһәребез "Ефәк юлы" раллиенда катнашучы 100дән артык узышчыны сәламләде. Алар төрле маркадагы җиңел һәм йөк машиналарында Муса Җәлил, Тынычлык, Сөембикә, Хәсән Туфан проспектлары аша уздылар. Әлеге мәртәбәле ярышта Россия данын "Камаз-Мастер" командасының 6 экипажы яклый. Спортчыларны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты...