22 июль 2016 яңалыклары
-
22 июль 2016 - 11:19Илнур Зәкәрин “Тур де Франс” та беренчеKATUSHA командасының узышчысы, шәһәрдәшебез Илнур Зәкәрин "Тур де Франс" марафонының 17 нче этабында җиңү яулады. Велоузыш маршруты Швейцария территориясе буенча барды. Ул Берн шәһәрендә башланып Фино-Эмосон биеклегендә төгәлләнде. Дистанциянең беренче этабыннан ук Зәкәрин бертөркем узышчылар белән алга чыкты.
-
22 июль 2016 - 07:34“Чуп-чар. Бүтән. Юк”"Орион" яшьләр үзәге Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә "Чуп-чар. Бүтән. Юк" экологик чарасы үткәрде. Балалар һәм зурлар, барысы 30 кеше, "Сити Молл" сәүдә үзәгенең артындагы территорияне чуп-чардан арындырдылар.
-
22 июль 2016 - 07:30“Чаллыны тетрәндергән 14 көн”25 июль көнне 17:00 сәгатьтә Үзәк китапханәдә В. Куликов һәм Е. Старостинаның, Владимир Высоцкийның шәһәребездә гастрольләр белән булган чорына багышланган "Яр Чаллыны тетрәндергән 14 көн" китабының презентациясе узачак.
-
22 июль 2016 - 07:27Яр Чаллы – спортчылар шәһәреТР яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов шәһәрдәшләребезне Кама ярыммарафонында катнашырга чакыра. Ул 7 августта Чаллыда узачак. Йөгерешчеләр 2, 4, 10 һәм 21 километрлы дистанцияләрдә җитезлекләрен сынаячак. Барлык катнашучыларга да футболка, промо-браслет, рюкзак тапшырыла, финишка килүчеләр медальгә дә ия булачак.
-
22 июль 2016 - 07:25Халык мәнфәгатьләрен кайгыртыпЧаллыда "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы һәм шәһәр советы депутатлары халык белән еш очрашалар. Алар шәһәрдәшләрнең гозерләрен тыңлап, гамәлдәге кануннар нигезендә, ярдәм итәргә тырышалар.