24 июль 2016 яңалыклары
-
Срочно: Россия поедет на Олимпиаду-2016
Международный олимпийский комитет принял решение относительно участия сборной России в Олимпийских играх-2016. Как сообщается впресс-релизе МОК, Россия допущена до соревнований.
-
Указ белән танышыгыз
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кайбер кош һәм хайваннарны аулауны тыю турындагы указга кул куйды. 2017нче елга кадәр Татарстанның барлык ау хуҗалыкларында ак куян, суер, боҗыр һәм соры кыр тавыгын аулау тыела. Ә соры куянны кайбер урыннарда гына атарга ярый.
-
Җәза арта
Коррупциягә каршы көрәш кануннарын үтәмәгән түрәләргә каршы яңа җәза төрләре әзерләнә. Әлегә гражданнар хезмәте турындагы канунда ышаныч югалту сәбәпле түрәне эшеннән алу (59.2 маддә) яисә кисәтү һәм шелтә белдерү (59.1 маддә) каралган иде.
-
Автобуска ут капкан
Башкортстанның Күмертау шәһәреннән Казанга юл тоткан автобус Актаныш районының Пучы авылы янындагы трассага җитәрәк яна башлаган. Пассажирларның әйтүенә караганда, машина юлда барганда берничә тапкыр ватылган булган, ә бераздан төтенләргә үк тотынган. Бәхеткә, кешеләр зыян күрмәгән, 1992нче елгы автобус үзе янып беткән.
-
Автобус с туристами из Крыма попал в ДТП
Автобус с туристами из Крыма попал в ДТП Микроавтобус с туристами, выполнявший рейс Ялта-Ростов-на-Дону, попал в дорожно-транспортное происшествие на 1089 км федеральной трассы М-4 "Дон".
-
Мәйданда - Питрау
Шимбә көнне шәһәребезнең үзәк Мәйданында беренче тапкыр керәшен татарларының Питрау бәйрәме үтте. Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән ансамбльләр, Галина Казанцева, Лена Бичарина, Владимир Васильев кебек күренекле җырчылар чыгыш ясады. Төрле бәйгеләр оештырылды. Бәйрәм кичке унга кадәр гөрләде. Аны бу юлы да оста итеп Татарстанның халык артисты Виталий Агапов алып барды.