26 июль 2016 яңалыклары
-
“КАМАЗ”да – яңа тренер
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев "КАМАЗ" футбол командасы тренерлары һәм футболчылары белән очрашты, клубның яңа тренеры итеп Игорь Шинкаренконың билгеләнүен хәбәр итте. Владимир Клонцак команданың икенче тренеры булып калачак. Ә Наил Мәһдиев, Татарстан Президенты тәкъдиме буенча, клубның президенты булачак.
-
Гөлнара Сәмитова – Галкина марафонда катнаша
Күп тапкыр призер һәм халыкара ярышларның җиңүчесе, Чаллы спортчысы Гөлнара Сәмитова-Галкина 7 августта булачак "Татфондбанк. Кама ярым марафоны"нда катнашырга җыенуын хәбәр итте. Күренекле спортчы Чаллыда ярым марафон үткәрү идеясын хуплый. Ул үзе дә бу ярышта бик теләп катнашачагын әйтте. Гөлнара Татарстан халкын да ярышларда катнашырга чакыра.
-
Җир астына – 62 миллион
Чаллыдагы җир асты кичүләрен төзекләндерү белән шөгыльләнүче подряд оешмасы 1 августта билгеле була. Электрон аукцион шартлары буенча, башкарма комитет белән эшләрне башкаручы арасында 10 көннән азрак вакытта контракт төзелергә тиеш. Аның бәясе 62 миллион сум.
-
Динә Гарипова Франциягә китә
Татарстанның атказанган артисткасы, "Голос" тамашасы җиңүчесе, "Евровидение" катнашучысы Динә Гарипова "Күңел" җыры белән Russia Decides 2016 илкүләм сайлап алу конкурсында җиңү яулаган. Халыкара жюри татар телендә башкарылган җыр өчен 133 балл биргән. Динә быел Франциядә узачак халыкара OGAE Song Contest 2016 конкурсында Россия данын якларга җыена, дип хәбәр итә оештыручылар....
-
Татар театрына – “Колизей”
Кризиска каршы штаб утырышында берничә ел буш торган "Колизей" күңел ачу клубын Чаллы татар дәүләт драма театры өчен сатып алырга җыенулары турында сүз булды. Бу хакта шәһәр хакиме Наил Мәһдиев хәбәр итте. "Бу вариантны без шәһәр хакиме белән моннан бер ай элек карый башладык. Безне ул канәгатьләндерә. Бинаны яхшы итеп...
-
Чаллы яр буйлары яңара
ГЭС бистәсендәге яр буен төзекләндерүне шәһәр хакиме Наил Мәһдиев үзенең шәхси контролендә тота. Ул биредә даими күчмә киңәшмәләр уздыра. Аның чираттагысы узган шимбәдә үтте. Наил Гамбәр улы "Тәүбә" мәчетенән башлап төзелеш барышы белән танышты. Биредә тиздән җәяүлеләр юлына брусчатка салыначак. Мәчет янына җир китереп, чәчәкләр утыртачаклар. Агачларга су сибү системасы...