4 август 2016 яңалыклары
-
Тиздән – мәктәпкә
Җәйнең соңгы аена аяк бастык. Балалар өчен ул каникулларның иң ләзәтле көннәре булса, әти-әниләргә яңа уку елына әзерлек чоры булып тора. Мәктәп формасын, аяк киемнәрне, кирәкле канцелярия әйберләрен хәстәрләү - төп мәшәкатьләрнең берсе. Сыйфатлы, әмма шул ук вакытта очсыз булган әйберләрне эзләп шактый гына вакыт һәм көч сарыф ителә.
-
Яңа күргәзмә
Картиналар галереясының кече залында рәссам Игорь Төхвәтуллинның шәхси күргәзмәсе ачылды. Бу рәссам Чаллыда күпләргә таныш та түгелдер. Игорь Төхвәтуллин тугандаш Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә туып-үсә. Туган ягының гүзәл табигате аны һәрвакыт иҗатка чакырып тора.
-
Тарифлар күзәтү астында
"Бердәм Россия» партиясе торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту турындагы һәр хәбәр буенча дәүләт торак күзәтчелеге органнарына тикшерү үткәрүне сорап мөрәҗәгать итәчәк, дип хәбәр итә «ТАСС» Бу хакта журналистларга Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары Александр Сидякин әйткән.
-
Дума сайлауларына – 27 миллион
"Бердәм Россия"нең Татарстанда РФ дәүләт Думасына сайлауларга чыгым фонды яртылаш тулыландырылган. Бу хакта матбугат конференциясендә партиянең төбәк сайлау штабы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов белдерде.
-
О поступлении средств в избирательные фонды политических партий
ЦИК РТ опубликовал сведения о поступлении средств в избирательные фонды политических партий и их расходовании.
-
Сайлауларга әзерлек бара
РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерләнү йөзеннән сайлау участокларында беркетмә таныклары бирелә башлады.
-
Гигант бөке
Ике яклап Чаллыга керү юлларында гигант бөке хасил булды. Ул берүквакытта Чулман аша һәм Сидровка бистәсендәге күперләрне ремонтлау белән бәйле. Бөкеләрнең беренчесе М-7 федераль трассасыннан кергәндә чакырымнарга сузылган булса, икенчесе Түбән Кама ягыннан килгәндә. Ике транспорт агымы кушылган урында тагы да хәтәррәк. Моны юл ремонтлаучыларның килешми эшләүләре нәтиҗәсе икәне ачык....