8 август 2016 яңалыклары
-
МЕРЫ ПОЖАРНОЙ БЕЗОПАСНОСТИ В БЫТУ
Опасность пожаров подстерегает не только на предприятии, учреждении, но и в быту: в жилой квартире, в личном автомобиле или в гараже, садовом участке и т.п. Так же, как и на производстве, жилые и другие помещения необходимо обеспечить первичными средствами пожаротушения (огнетушителями и т.п.), и системой защиты.
-
«Yзгәреш җиле» фестивале
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча башланган «Yзгәреш җиле» беренче татар җыры фестиваленә елдан артык әзерлек бара. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Тозлы күлдә батып үлгән
Соль-Илецкига ял итәргә барган 54 яшьлек Чаллы кешесе күлдә батып үлгән.
-
Шәһәр көнендә 8 пар үз гаиләсен корачак
10 август көнне Яр Чаллы шәһәре көнен билгеләп үтәчәкбез. Быел шәһәр статусы исемен йөртүебезгә 86 ел тула. Бәйрәм көне уңаеннан калабызда шактый гына чаралар да үткәреләчәк. Хәтта, көннең чәршәмбе булуына карамастан, тауйлар да уздырылачак. "Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе" муниципаль казна учреждениесе хәбәр итүенчә, 10 август көнне Чаллыда 8 пар...
-
Яшьлек дәрте белән...
Тимер юллар илебездә иң уңайлы һәм арзанлы элемтә, йөк һәм пассажирлар ташу системасын тәшкил итә. Бүгенге көндә тормышыбызны шушы корыч юлсыз күз алдына да китереп булмый, Чаллыбыз аша да тимер юллар үтүе үзе бер бәхет. Көне-төне аның аша дистәләгән поездлар үтеп тора.
-
Икмәк булса – күңел тыныч
Татарстан кырларында уңыш җыю кызу темпларда бара. Бүгенге көнгә Татарстанда 2 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган. Һава шартлары яхшы тору нәтиҗәсендә көнгә 56 мең гектардан уңыш алу мөмкинлеге бар, - дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Сарык сөте эчәбез
Мәскәү эшмәкәре Сергей Гребнев күршеләребез Минзәлә районында сарык сөте җитештерү өчен ферма ачарга ниятли. Шул максаттан ул күптән түгел әлеге районда булып, андагы мөмкинлекләрне карап йөргән. Әлегә сарык сөте җитештерү фермалары Франциядә генә бар икән.
-
Кыскарталар
Русиядә «Фән һәм технологияләр үсеше» программасына бүлеп бирелә торган акча кимеячәк. Шул сәбәпле киләсе елга ук 3,5 мең галимне эштән җибәрергә мөмкиннәр. Русиянең фәнни оешмалар федераль агентлыгы 2019нчы елга 8 меңнән артык фәнни хезмәткәрне кыскартырга җыена.