10 август 2016 яңалыклары
-
Чаллыда наркотик тараткан гаилә тоткарланды
Яр Чаллыда наркотик матдәләрне таратып йөргән гаилә тоткарланган. Бу эш белән ир, аның хатыны һәм каенаталары шөгыльләнгән. 2016 елның февралендә 24 яшьлек гаилә башлыгы Интернет челтәрендә курьер хезмәтен тәкъдим итүче белдерүгә тап була. Эш бирүче белән интернетта язышып сөйләшкәннән соң, таратылачак товарның наркотик матдәләр икәнлеге ачыклана. Егет билгеләнгән шартлар белән...
-
Чаллыда эчәк инфекцияләре авырулары һәм инфарктлар арткан
Быелгы җәй эссе көннәргә бай булды. Берәүләр кояшка сөенеп йөрсәләр, икенчеләре авырулардан җәфа чикте. Җәйге челләдә аеруча йөрәк-кан тамырлары һәм эчәк инфекцияләре авыруларыннан зыян күрүчеләр шактый арткан.
-
Абхазия онлайн
Гаҗәеп матур, яшеллеккә күмелгән, горур таулары белән үзенә тартып торган, Кара диңгез буена урнашкан Абхазияне табигате өчен бер күрүдә яратмый мөмкин түгел. Тау һәм диңгез һавасы кушылып биредә үзенчәлекле, сәламәтлеккә шифалы климат хасил итә дә инде.
-
Рухи мирасыбыз көзгесе
Быел да Алабугада Спас ярминкәсе башка еллардагы кебек гөрләп үтте. 5-7 августта йөз еллык тарихы булган шәһәрнең Шишкин буалары биләмәсендә һәм тарихи өлештәге үзәк урамнарда дистәләрчә мең кеше төрле бәйрәм чараларын тамаша кылды.
-
Көтелмәгән кредит
Кеше акчасын үзләштерүдә мошенниклар яңадан-яңа ысуллар табалар. Соңгы арада гражданнарга көтелмәгән кредитлар төзү афералары ешайды. Күпчелек очракта кешеләр үзләренең бурычы барын белмиләр дә. Бу бары тик судтан повестка килгәч яки коллекторлардан кисәтүләр ирешә башлагач кына ачыклана. Шәһәребезнең эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Артур Муллин әйтүенчә, Чаллыда да мондый бәлагә...
-
Хөрмәтле чаллылылар!
Бүген, 10 августта, Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 86 ел тулды. Бу гади бәйрәм генә түгел, 80нән артык милләт вәкилләрен үзенә берләштергән зур һәм тату гаиләнең көтеп алган, истәлекле бәйрәме. Әлбәттә, 86 ел - шәһәр гомере өчен күп түгел. Ләкин һәр яшәгән көн елларга, дистә елларга җыелып, тарих елъязмасын хасил итә.