15 август 2016 яңалыклары
-
15 август 2016 - 13:52Телефонга төшереп җавапка тартачакларТәртип бозучыларны видеороликлар нигезендә штрафка тарта алачак. Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәр кулланучы видеороликлар төшерүче һәм ведомствога юллаучы махсус программаны үзендә булдыра ала. Видео төшерү спутник координаталарына бәйле була, шунлыктан роликның төшерү вакытын билгеләп, редакцияләп булмаячак.
-
15 август 2016 - 13:50Танылган стоматолог вафат68 яшьлек табибның үле гәүдәсенә юыну бүлмәсендә кызы тап була. Ул әтисенә озак вакыт шалтырата алмагач, фатирына бара.Владимир Иванцов озак еллар Чаллы шәһәренең 2нче номерлы поликлиникасында эшләгән. Табиб белән хушлашу иртәгә ягъни 16 август көнне 9да шәһәр моргы янында булачак. Владимир Иванцов шәһәр зиратында җирләнәчәк. (http://intertat.ru)
-
15 август 2016 - 13:46Дини дәреслекТатарстан Диния нәзарәтендә Татарстан мәчетләрендә кулланылачак ислам башлангыч мәгълүматлары тупланган бердәм уку әсбабын әзерләүнең йомгаклау этаплары турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
15 август 2016 - 13:13Рәхмәт Сезгә, төзүчеләр!Төзүчеләр көне - Чаллы халкының иң яраткан җәйге бәйрәме дисәм дә ялгыш булмас. Чулман буенда матур шәһәр, бөтен дөньяга даны таралган КАМАЗны төзүчеләр яши безнең шәһәрдә. Аларны халкыбызга шәһәр бүләк итүчеләр дип тә йөртәләр. Бүгенге көндә бу тармакта эшләүчеләрнең саны 12 меңгә җитә. Шул һөнәр ияләре өчен 12 августта Яр...
-
15 август 2016 - 13:11Киосклар эшлиячәк12 август көнне Яр Чаллыда Татарстан республикасы президенты карамагындагы эшмәкәрлек советының икенче күчмә утырышы узды. Анда шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, бизнес-омбудсмен Тимур Ногманов һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары (УФАС) Рузалин Хабибуллин катнаштылар. Очрашуның максаты - демонтажлау куркынычы янаган стационар булмаган сәүдә объектлары (НТО) буенча...