Шəhри Чаллы

16 август 2016 яңалыклары

  • 16 август 2016 - 12:32
    Татарстанда сыйфатсыз бензин сатучы АЗСлар билгеле булды - исемлек
    2016 елның беренче яртыеллыгында "Ягулык энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе" ГБУ 789 бензин һәм дизель ягулыгы пробасын алган. Аларның 24ендә ГОСТ кагыйдәләрен бозу ачыкланган. Идарә башлыгы Роберт Гыйләҗев "Татар-информ"да узган матбугат конференциясе барышында кагыйдә бозулар ачыкланган АЗСлар исемлеген тәкъдим итте.
    607
    0
    0
  • 16 август 2016 - 12:30
    “КАМАЗ” җанатарларыннан хат
    "КАМАЗ" футбол командасы җанатарлары шәһәр хакиме, "КАМАЗ" футбол клубы Президенты Наил Мәһдиевка, баш тренер итеп 58 яшьлек Валерий Четверикны билгеләүне сорап хат юлладылар. Анда "Безнең фикеребезчә, бу Чаллы футболының иң яхшы традицияләрен яңартуга ярдәм итәчәк", - дигән юллар бар.
    627
    0
    0
  • 16 август 2016 - 12:28
    Kүпер ачыла
    Түбән КАМА ГЭСы аша күперне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Күпер төзү буенча белгечләр төп эшләрен тәмамлаган инде. Хәзер анда юл төзүчеләр асфальт җәя. Алар барлык эшләрне атна дәвамында төгәлләп, хәрәкәтне тулысынча ачарга планлаштыралар.
    622
    0
    0
  • 16 август 2016 - 11:55
    Шәһәр чиста булсын өчен
    Чаллыда җәйге өмәләр башланып ките. Башка елларда парклар, скверлар, яшел зона чүп-чардан чистартылса, быел су буйлары тәртипкә китерелә.
    353
    0
    0
  • 16 август 2016 - 08:38
    Директорны кулга алганнар
    "Автомобиль юллары предприятиесе" директоры Фәрит Кыямов тоткарланган. Аңа карата "Хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалану" һәм "Акча түләп үз ягына аудару" маддәләре буенча ике җинаять эше кузгатылган.
    629
    0
    0
  • 16 август 2016 - 08:23
    Төркиядә янә шартлау
    Төркиянең Чинар шәһәрендә шартлау булган.
    704
    0
    0
  • 16 август 2016 - 06:13
    Чаллы эшмкәрләре Ижауга китә
    6-11 сен­тябрь­дә Чал­лы эш­мә­кәр­лә­ре үз про­дук­ци­я­сен Ижау шә­һә­рен­дә тәкъ­дим итә­чәк. "#АЛ­ГА ТА­ТАРС­ТАН" клу­бы­на рес­пуб­ли­ка эш­мә­кәр­лә­ре дә ку­шы­ла. Ижау шә­һә­рен яу­лар­га биз­нес вә­кил­лә­ре яңа сос­тав­та ба­ра. Чит тө­бәк­ләр­дә мон­дый ча­ра­лар­ның бе­рен­че­се 21-27 июнь­дә Са­ма­ра өл­кә­се­нең Толь­ят­ти шә­һә­рен­дә уз­ды.
    576
    0
    0
  • 16 август 2016 - 06:12
    Балның ниндие генә юк
    Чаллының "Азатлык" мәйданында бал ярминкәсе эшли башлады. Ул 21 августка кадәр дәвам итә. Биредә балның ниндие генә юк. Сәламәтлек өчен файдалы ризыклардан саналган балның өч литрлы банкасы 1200-1500 сум тора. Авыз итәсең килсә, кечкенә савытларда 100-200 сумга да алып була.
    569
    0
    0
  • 16 август 2016 - 06:09
    Бер алтын, ике көмеш
    Чал­лы мәк­тәп уку­чы­ла­ры­ның Көнь­як Ко­ре­я­га ро­бот тех­ни­ка­сы бу­ен­ча ха­лы­ка­ра ярыш­лар­га ки­түе ту­рын­да хә­бәр ит­кән идек. Кы­тай, Ма­лай­зия, Ин­до­не­зия, Из­ра­иль, Па­лес­ти­на, Рос­сия, Тай­ланд һәм Ав­стра­ли­я­дән бар­лы­гы 700 дән ар­тык ба­ла кат­наш­кан ча­ра­да шә­һә­ре­без егет­лә­ре­нең уңыш­лы чы­гыш ясау­ла­ры да мәгъ­лүм бул­ды. Ил­дан Дәү­ләт­шин, Ас­ман Төх­вә­тул­лин һәм Да­мир Са­би­ров ко­ман­да бе­лән яса­ган про­ект­лар...
    576
    0
    0
  • 16 август 2016 - 05:17
    16 августа - единый день «Горячей телефонной линии» в Росреестре Татарстана
    Сегодня, 16 августа, во всех территориальных отделах управления Росреестра по Республике Татарстан с 8.00 до 17.00 проходит горячая линия для граждан, посвященная вопросам замены свидетельств о государственной регистрации прав на недвижимое имущество и сделок с ним, на выписки из Единого государственного реестра прав на недвижимое имущество и сделок с ним....
    597
    0
    0
Реклама