30 август 2016 яңалыклары
-
Чулман буйлары чистартылды
Чулман буйлары чистартылды 27 август көнне Фикрать Табеев исемен йөрткән Чулман буйларын чүпләрдән арындыру буенча экология акциясе үтте. Аны ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе һәм Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә "Яр Чаллыда. Чүп-чар. Бүтән. Юк" экологик хәрәкәте уздырды. Чара "Яшел Россия"...
-
Университет талантлы яшьләр белән саубуллашты
"2015-2020 елларда Татарстан хөкүмәте "Татарстан республикасында талантлар белән стратегик идарә итү" программасын кабул иткән иде.Быел җәйге мәктәп Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында эшләде. 21-28 август көннәрендә биредә Республика олимпиадаларында уңышларга ирешкән балалар, төрле конкурсларда җиңүчеләр, барлыгы 400гә якын талантлы егет һәм кыз өчен берсеннән-берсе мавыктыргыч, файдалы чаралар оештырылды. Мәктәпнең җиденче...
-
Танк Чаллыга кайтты
Чаллының Җиңү паркында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Дүшәмбе көнне биредә Т-34 танкын урнаштыра башладылар. Легендар хәрби машина Санкт-Петербург янындагы Стрельна шәһәрендә тулысынча төзекләндерелде. Хәрби техниканы 1940нчы еллардагы документлар буенча тикшергәннәр. Кызганычка каршы, танкның кайбер элементлары һәм запас частьләре булмаган, алар урынына аналоглар куелган. Мәсәлән, Т-34ның чылбыры урынына үзйөрешле артиллерия җайланмасыннан...