3 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Чаллыда шахмат ярышы
Чаллыда шахмат буенча "Лига Блиц - Яр Чаллы 2016/2017" ярышларында 35 шахматчы катнашты. Спорт мастерлыгынан кандидат Руслан Габитов, Артём Нәгыймов, Зарина Шәфигуллина, Шайхеәгзам Мөбәрәкшин уңышлы уйнап, призлы урыннар яуладылар.
-
Курчак театры яңа сезон башлый
2016 елда Чаллы дәүләт курчак театры үзенең сезонын 2 октябрьдә башларга җыена. Коллектив нәни тамашачыларга бик күп бүләкләр әзерли. Театрга педагог-оештыручылар, ир-ат артистлар да кирәк, диләр.