7 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Маршрутлар үзгәрә
1 октябрьдән Чаллыда кайбер шәһәр маршрутларында җәмәгать транспортының йөрү схемасы үзгәрә. ЗЯБ бистәсе аша үтүче 26 нчы номерлы автобуслар Сарман проспектына да керәчәкләр. Элек бу урамда марштут таксилары гына йөри иде.
-
Матбугатка яздыру нәтиҗәләре буенча иң яхшы почта бүлекләре һәм почтальоннары бүләкләнде
Бүген "Татмедиа" АҖ агентлыгында 2016 нчы елның 2 нче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекләре арасында уздырылган конкурска йомгак ясалды. Узган ел белән чагыштырганда, абунәчеләрне җәлеп итү буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләрне агентлык генераль директоры Андрей Кузьмин бүләкләде.
-
Трамвай сатам кем ала?
Чаллыда Минск шәһәреннән "Белкоммунмаш" заводы вәкилләре килеп китте. Алар автогигантта электротранспортның инде искереп беткәнен белеп килгәннәр. КАМАЗ төзелә башаган елларда ук эшли башлаган трамвай депосы чыннан да иске вагоннарда халык ташый. Предприятиедәге 120 трамвайның 80е эшләү срогы чыкса да ремонтлаганнан соң шалтыр-шолтыр йөри бирә. Белоруслар "Электротранспорт" ҖЧҖ енә сафтан чыккан...
-
Чаллыда – Корея халкы иҗаты
Картиналар галереясының кече залында "Корея халык демократик республикасы сәнгате" дип исемләнгән күргәзмә эшли. Анда корея халкының сәнгать традицияләрен чагылдырган 50дән артык экспонат куелган. Әлеге үзенчәлекле күргәзмә 12 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
-
Чаллыда кәләшләр бәйрәм итте
Тугызынчы ел рәттән Чаллы туташлары һәм ханымнары җыелышып үзенчәлекле бәйрәмне - "Кәләшләр көне"н үткәрделәр. Чара 4 сентябрь көнне үтте. Анда тормышка чыккан кызлар да, кызыл туйга әзерләнүчеләр дә катнашты. Бәйрәмнең темасы һәр елны үзгәреп тора.
-
ЮХИДИ автомобиль йөртүчеләрне “аулый”
Татарстанда балаларны автомобильдә йөртү буенча юл-йөрү кагыйдәсенең үтәлешен тикшерү максатыннан рейдлар 10 сентябрьгә кадәр дәвам итә. ЮХИДИ инспекторлары иң беренче чиратта белем бирү оешмалары янында кизү тора.
-
Милек салымын түләдеңме?
Тиздән салымнар түләр вакыт җитә. Дөресрәге, төгәлләнә. Күчемсез милеккә салына торган салымнар турында сүз. Чиге - 2016 елда 1 декабрь. Шуннан да соңга калырга ярамый.
-
Маршрутлар үзгәрә
1 октябрьдән Чаллыда кайбер шәһәр маршрутларында җәмәгать транспортының йөрү схемасы үзгәрә. ЗЯБ бистәсе аша үтүче 26 нчы номерлы автобуслар Сарман проспектына да керәчәкләр. Элек бу урамда марштут таксилары гына йөри иде. Бистәдә яшәүчеләр соравын "Электратранспорт" идарәсе шулай кәнәгатьләндерергә уйлый. Яңа шәһәр урамнары буйлап хәрәкәт итүче 10 нчы һәм 11 нче...