Шəhри Чаллы

9 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 9 сентябрь 2016 - 11:53
    “Болгар”ның йөзек кашы
    Чаллының талантларга бай шәһәр икәнлеге беркемгә дә сер түгел. Бездә бәйрәмнәр, бәйге, фестивальләр - барысы да югары дәрәҗәдә уза. Моңа артистлар, иҗат коллективлары, режиссер-куючылар зур өлеш кертә. Алар арасында "Болгар" бию театры артисткасы, балетмейстер Рушания Сабирова да бар.
    628
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 11:48
    Тиздән Гарәфә көне
    11 сен­тябрь - Га­рә­фә кө­не. Пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд га­ләй­һис­сә­ләм бо­лай ди­де: "Га­рә­фә кө­нен­дә ура­за тот­кан ке­ше­гә Ал­лаһ үт­кән һәм ки­лә­се ел­ның гө­наһ­ла­рын га­фу итәр дип өмет­лә­нәм". Кор­бан бәй­рә­ме ал­дын­нан бу­ла тор­ган Га­рә­фә көн­не Хаҗ кы­лу­чы­лар Мәк­кә янын­да­гы Га­рә­фә та­вы­на ба­ра­лар һәм тау итә­ген­дә на­маз укый­лар.
    711
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 11:23
    Президент Чаллыны үз итте
    Чаллыда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлу көне житкәнче Җиңү паркын ачарга җыеналар.
    674
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 08:54
    Хокук сакчылары да сайлауга әзерләнә
    18 сентябрь көнне Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау узачак. Әлеге мөһим сәяси вакыйгага полиция хезмәте дә актив әзерләнә. Алар участокларда җәмәгать тәртибен һәм иминлеген, бюлетеннәр сакланышын тәэмин итәчәкләр.
    594
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 06:37
    Чаллы Фиданны көтә
    Фидан Гафаров кабат Яр Чаллыга килә. Бу юлы ул 22 сентябрдә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында булачак "Бәхет хакы" исемле музыкаль драмада уйнаячак. Башкортстанда аншлаг белән барган бу тамашада шулай ук Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт драма театрының күренекле артистлары катнаша. Шунысы үзенчәлекле бу спектакль Фидан Гафаровның тормыш юлына, иҗатына...
    592
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 05:45
    Көзге ярминкәләргә килегез
    Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы товарларын белән сәүдә -көзге ярминкәләр башлана.
    424
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 04:47
    Татарча да бастырыла
    Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында Татарстанда биреләчәк барлык бюллетеньнәрне дә татарчага тәрҗемә итү күздә тотыла. Элек партия исемнәре, ягъни федераль исемлеккә караган бюллетеньнәрнең баш исеме һәм тутыру тәртибе турындагы мәгълүмат кына тәрҗемә ителә иде.
    687
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 04:43
    Тагын бер штраф
    Дәүләт статистика хезмәте халык санын алуны мәҗбүри итәргә тәкъдим итә - баш тартучыларга 100-300 сум күләмендә штраф салмакчылар. Бу көннәрдә Русиянең Хөкүмәт комиссиясе әлеге тәкъдимне хуплап чыкты.
    663
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 04:38
    Төзелеш корбаннары
    Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Чаллыдагы эшчеләр үлеме буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Ул РФ Җинаять кодексының 143 нче маддәсе 3 нче бүлеге (хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китерү) буенча кузгатылган иде. Хокук сакчылары тарафыннан эшчеләр хезмәт куйган компаниянең 40...
    620
    0
    0
Реклама