14 сентябрь 2016 яңалыклары
-
14 сентябрь 2016 - 13:26Чаллыда төнлә ике автомобильне яндырганнарТөнлә 2 сәгать 30 минутта Чаллыда 49нчы комплексның 22а йорты подъездларының берсе янында «Ока» автомобиле януы турында хәбәр алынды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.
-
14 сентябрь 2016 - 12:52АдашаларБыелгы гөмбә һәм җиләк сезоны вакытында Татарстан урманнарында 20 кеше адашкан. Аларны эзләүгә коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләрен җәлеп итәргә туры килгән. Әле күптән түгел генә, 12нче сентябрьдә Кама Аланында хатыны һәм иптәшләре белән урманга гөмбәгә барып, адашып калган 64 яшьлек ир-ат коткарылган. Бәхеткә, аның телефоны үзе белән булган.
-
14 сентябрь 2016 - 12:45Бары тик өч документРФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева укытучыларны кәгазь боткасыннан арындырачагын белдергән. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә. Министр әйтүенчә, укытучылар бары тик өч документ кына тутырырга тиеш булачак: электрон журнал, көндәлекләр һәм укыту программасын. «Башка документларны тутырырга сезне беркем дә мәҗбүр итә алмаячак», - дигән Васильева.
-
14 сентябрь 2016 - 10:55Совладельца задолжавшей в Челнах сети «ЦентрОбувь» объявили в розыскОдин из крупных акционеров торговой сети «ЦентрОбувь» обвиняется в хищении крупной суммы у банка и объявлен в федеральный розыск. МВД пока официально ни имени, и названия компании и банка. Но РИА Новости со ссылкой на свой источник в правоохранительных органах сообщает, что речь идет о Сергее Ломакине, топ-менеджере «ЦентрОбувь». -...
-
14 сентябрь 2016 - 07:20Чаллыда “ОБЪЕКТИВ кешеләр” бәйгесе узачак27 сентябрь көнне Яр Чаллыда "ОБЪЕКТИВ кешеләр" фото-видео кросс бәйгесе узачак. Чараның асылы - билгеләнгән вакыт эчендә әйтелгән темага фото-видео кадрлар төшерү. Бәйге яшьләр арасында экстримизмны профилактикалау һәм культура ара диалогны үстерү максаты белән уздырыла.
-
14 сентябрь 2016 - 07:08“Беренче курс студенты көне – 2016” – яңа форматтаЯр Чаллыда 20 меңгә якын студент укый. Шуларның биш меңнән артыгы - югары һәм һөнәри уку йортларының беренче курс студентлары. 15 сентябрь көнне алар Азатлык мәйданына җыелып, күмәкләшеп "Беренче курс студенты көне - 2016"ны бәйрәм итәчәкәләр. Быел әлеге чара яңа форматта узачак.
-
14 сентябрь 2016 - 06:44Чуртан тотучылар ярыштыЧаллыда балык тоту буенча "Чуртан патруле-2016" исемле бәйге үткәрелде.Ул Чулман елгасының "Беренче май" дип аталган култыгында узды.
-
14 сентябрь 2016 - 05:35Балаларны – күзәтү астына!Шәһәребездә балигъ булмаган балалар тарафыннан кылынучы кырын эшләр саны кими. Мәсәлән, узган елның 8 ай эчендә 47 җинаять теркәлгән булса, быел әлегә 28 очрак. Бу хакта Эчке эшләр идарәсендә узган брифингта Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Римма Искандрова хәбәр итте. Балалар күпчелек очракта...
-
14 сентябрь 2016 - 05:30Кул радарларына кабат – рөхсәтТатарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре янәдән кул радарларын файдалана башлый. Бу юл-транспорт һәлакәте очраклары артуы белән бәйле. Җәйге чорда инспекторлар кул радарларын Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы карары белән файдаланудан туктап торган иде. Һәм ул коррупция очракларын кисәтү максатын тотты, чөнки андый җиһаздагы видеоязманы юкка чыгарып була, дип аңлатылды.
-
14 сентябрь 2016 - 05:25Җылы бирүне – тизләтергә!Татарстанда инде бу атнада җылы бирә башлаулары ихтимал. Җылыту сезонына әзерлек инде тулысынча диярлек тәмамланган. Торбалар 5 көн дәвамында уртача тәүлек температурасы +8 градус сакланганда бирелә дигән норма булса да, соңгы елларда әлеге күрсәткечкә артык игътибар итмиләр.
-
14 сентябрь 2016 - 05:20КАМАЗ начал работать в режиме полной рабочей неделиГенеральный директор ПАО «КАМАЗ» (входит в Госкорпорацию Ростех) Сергей Когогин принял решение об отмене режима неполной рабочей недели в связи с ростом продаж грузовиков.