26 сентябрь 2016 яңалыклары
-
26 сентябрь 2016 - 15:301 октябрьдән ОСАГО полисы үзгәрә1 октябрьдән Россиядә автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисларын яңа бланкларда рәсмиләштерәчәкләр. Иске бланклар 1 августта ук чыгарылмый башлаган инде. Бу хакта Россия автоиминиятләштерүчеләр союзы җиткерә. Иминият компанияләре яңа бланклар белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгән инде. ОСАГО полисларының яңа формасын чыгарган вакытта акча купюрасы җитештергәндәге кебек саклык механизмнары файдаланылган.
-
26 сентябрь 2016 - 12:40Чаллыда санитар чистарту икеайлыгы башлана1 октябрьдән шәһәребездә әйләнә-тирәне чистару һәм яшелләндерү буенча икеайлык башлана. Аның барышында шәһәрне чүп-чардан арындыру, төзекләндерү күздә тотыла. Барлык эшләр дә 31 октябрьга кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов билгеләп үткәнчә, айлык барышында Чаллыда шулай ук 50 мең агач һәм куак утырту...
-
26 сентябрь 2016 - 11:58Чаллыда “Тоннель” операциясе үттеЧаллы юлларында ЮХИДИ хезмәктәрләре "Тоннель" операциясен үткәрделәр. Рейд вакытында 300 гә якын машина тикшерелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналарны туктатып, штрафларны, полисларны, атпечкаларны барладылар. Нәтиҗәдә, 99 юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде. Алар арасында бер очракта руль артында утыручы шоферның исерек булуы ачыкланды. Моннан тыш машина йөртү таныклыгыннан башка йөрүчеләр һәм штраф түләмәүчеләр...
-
26 сентябрь 2016 - 06:27"Иң яхшы бетон коючы" – ЧаллыдаКрасноярск шәһәрендә узган Бөтенроссия һөнәр осталары конкурсында "Иң яхшы бетон коючы"ны ачыкладылар. Җиңүчеләр арасында Чаллының «НЧ-Строй» ҖЧҖ төзүчесеАлександр Сухарев та бар. Ул өченче урынга лаек булган һәм 100 мең сум белән бүләкләнгән.
-
26 сентябрь 2016 - 06:08Алкоголь һәм кофе юкка чыгарга мөмкинЭкспертлар фикеренчә, 2050 елга кибетләрдә алкоголь түгел, ә махмыр булдыртмый торган синтетик эчемлек сата башлаячаклар. Бу хакта "Петербургский дневник" яза. Алкогольне алмаштыра алырлык синтетик эчемлекне Бөекбритания галиме уйлап тапкан. Alcosynth исемле матдә нигезендә әзерләнгән эчемлек тәм буенча гадәти спиртлыдан аерылмый.
-
26 сентябрь 2016 - 05:57Чаллыда “Коррупциягә каршы батл” узачакРишватьчелек, акча үзләштерү кебек күренешләр дәүләтне генә түгел, ә җәмгыятьне дә тарката. Шуңа да, шәһәребездә, ә аеруча яшьләр арасында, әлеге күренешкә юл куймау буенча шактый гына аңлату эшләре алып барыла.
-
26 сентябрь 2016 - 05:49Мисырга рейслар яңартыла?Россия белән Мисыр арасында октябрьдән авиаочышлар этаплап яңартылачак дип хәбәр итә җирле «Аль-Масри аль-Яум» газетасы. Барыннан да элек Мәскәү белән Каһирә арасындагы рейсларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Россия башкаласына очышлар Мисырдагы яңа аэропорттан башкарылачак, ул 28 сентябрьдә сынау режимында эшли башлаячак.
-
26 сентябрь 2016 - 05:47Ана капиталы программасы тагын да озайтылырга мөмкинФедерация Советы спикеры Валентина Матвиенко фикеренчә, ана капиталы программасы дәвам итә алыр иде, әмма моны тормышка ашыру икътисадның торышына бәйле. 2016 елда ана капиталының күләме 453 026 сум тәшкил итә. Программа 2018 елга кадәр озайтылды. Ана капиталы сертификаты 2007 елның 1 гыйнварыннан икенче яисә аннан соңгы бала алып кайткан яки...