1 октябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстанда экстремизмга каршы сайт эшли башлады
"Хозур" нәшрият йорты "Ислам террорга каршы" дигән яңа сайт эшләтеп җибәрде. terrora-net.ru порталы үз эченә бик күп мәгълүматны алган. Анда укырга яраган дини әдәбият исемлеге, террорга каршы тору турындагы законнар белән танышып була, Россиядә эшчәнлеге тыелган террорчылык һәм экстремистик оешмалар исемлеге, террор булган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр...
-
Булачак укытучыларга - 15 мең
Татарстан вузларында педагогика юнәлешендә белем алган студентларга Хөкүмәт ай саен 15 мең сум стипендия бирәчәк. Тик моның өчен алар, укуны тәмамлагач, ким дигәндә, биш ел дәвамында муниципаль белем бирү йортларында эшләргә тиеш була. Стипендиягә яхшы билгеләргө укучы барлыгы 200 кеше дәгъва итә ала.
-
Дәүләт ярдәме арта
Киләсе елда социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга биреләчәк акча күләме билгеле булды. Хезмәт ветераннары, уртача айлык кереме 20 мең сумнан артмаучылар, шулай ук Татарстан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән пенсионерлар ай саен 448 сумга өметләнә ала. Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәренә һәм реабилитацияләнгән гражданнарга ай саен 669 сум түләү каралган. Сәяси репрессияләрдән...
-
2017 елда ана капиталы суммасы артмый
2017 елда ана капиталы суммасы үзгәрми, шул килеш кала, дип белдерә РИА "Новости"РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренә сылтама белән. "Ана капиталы индексацияләнмәячәк", дип соңгы нәтиҗә икәнен белдергән министр. Үз чиратында, Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов "Новости" агентлыгына әлеге мәсьәлә буенча әле фикер алышу баруын һәм...
-
Октябрьдә СНИЛСның яңа үрнәге бирелә башлый
Мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының яңа үрнәге 2016 елның октябреннән бирелә башлаячак. Анда җенес алыштырганда таныклыкны алыштырырга кирәк, дигән язу булмаячак, дип хәбәр итә РИА "Новости" Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов сүзләренә сылтама белән. Элегрәк РФ Җәмәгать палатасында мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының икенче ягында гражданин җенесен алыштырган очракта таныклыкны алыштырырга...