9 октябрь 2016 яңалыклары
-
9 октябрь 2016 - 09:10Россия туристы Төркиядән кайтучы самолетта үлгәнРоссия туристы Антальядан Мәскәүгә оча торган самолетта үлгән. Бу хәл Azur air авиакомпаниясенең Boeing 757 самолетында булган. "Очыш вакытында 50 яшьлек хатын-кызның хәле начарланган, ул лайнер Россия башкаласы аэропортына төшкәнче үлгән", - дип яза «Интерфакс» ашыгыч хезмәт чыганагына сылтама белән. Турист ханымның хроник авыру кискенләшү кискен йөрәк җитешсезлегенә китергән булырга...
-
9 октябрь 2016 - 09:06Чаллы урамнарында – затлы агачларКичә Чаллыда шәһәрне санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү көзге айлыгы кысаларында чираттагы агач утырту көне булды. Чарада Депутатлар һәм шәһәр Советы аппараты, районнарның башкарма комитет хезмәткәрләре, идарә компанияләре, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре дә катнашты.
-
9 октябрь 2016 - 08:57Мәктәпләрдә урлаулар ешайганУку елы башыннан, Чаллы мәктәпләрендә 6 урлау очрагы теркәлгән. Урланган әйберләр арасында еш кына телефон, велосипед, өске кием була икән. Россия Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең балигъ булмаганнар эше бүлеге башлыгы Римма Искәндәрова әйтүенчә, кайбер хокук бозулар балаларның шаяруларына бәйле.
-
9 октябрь 2016 - 08:54Чаллыда үз фатирында үлгән кешене 7 көннән соң гына ачыклаганнарСидоровка бистәсендәге бер фатирда ялгыз ирнең мәете бер атна яткан. Бу хакта ир-атның күрешесендә яшәүче 32 яшьлек кеше полициягә хәбәр иткәч кенә беленә. Күрше хакы Тәңре хакы, дип, үз күршесендә яшәүче кешенең күптәннән күренмәвен әйтә ул. Ул вакытка инде подъезд эченә начар ис таралган була. Ләкин суд-медицина экспертизасы шуны раслый:...