20 октябрь 2016 яңалыклары
-
20 октябрь 2016 - 17:0015 яшьлек малайның дәрестә дөньядан китү сәбәбе әйтелдеАлексеевск районында 15 яшьлек укучының үлем сәбәбе билгеле булды, дип хәбәр итә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Үсмернең никотин белән агулану фонында йөрәге һәм аортасы зарарланган.
-
20 октябрь 2016 - 16:28Ришат Төхвәтуллин концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан18-19 октябрь көннәрендә Ришат Төхвәтуллин Казан тамашачысына яңа программасын тәкъдим итте. Әлеге тамаша турында тәфсилләбрәк язасы килә. Шуны әйтергә кирәк: Ришатның тамашачысы бик тугры. Нәкъ шулай, чөнки залда утыручыларның 70-80 проценты аның концертларына кабат-кабат билет сатып алучылар. Хәтта бер үк программасын берничә тапкыр тамаша кылучылар бар. Һәм Казаннан гына түгел,...
-
20 октябрь 2016 - 13:10Чаллылылар багги-автомобиль уйлап чыгарды. Ул нигә кирәк?"Кванториум" балалар технопаркында шөгыльләнүчеләр "Ш.У.СТР.И.К." бөтенроссия фәнни-техник һәм инновацион иҗат конкурсында җиңү яулап, Татарстанны данладылар. Әлеге конкурста Россиянең 40 төбәгеннән 6-18 яшьлек 300дән артык бала катнашты. Аларның хезмәтләре судно төзелеше, материаллар, космос, нейротехнологии, IT-эшләнмәләр, авиотөзлеш номинацияләре буенча бәяләнде.
-
20 октябрь 2016 - 12:58Автобуслар артырмы?Соңгы тикшерүләрдән күренгәнчә, шәһәр урамнарында "Газель" ләр саны чагыштырмача кимегән, ә "Нефаз" автобусларын кайчакта яртышар сәгать көтәргә туры килә икән. Бигрәк тә ял көннәрендә 26нчы маршрутта автобуслар сирәк хәрәкәт итә.
-
20 октябрь 2016 - 12:50“Үлемне кайда саталар, хәбәр ит”Агымдагы елның 9 ае эчендә законсыз әйләнештән 4 кг артык наркотик матдә алынган. Аларның 1 кг якыны - үсемлек, калганын синтетик наркотик лар. Чаллы шәһәренең Эчке эшләр идарәсендә узган брифингта хәбәр итүләренчә шәһәребездә наркотикларны контактсыз ысул белән, ягъни билгеләнгән бер урынга яшереп, тарату киң таралган.
-
20 октябрь 2016 - 05:38Элекеге депутат колониягә китерелдеЭлеккеге Чаллы шәһәр советы депутаты Сергей Еретнов комарлы уеннар оештырылуда гаепләнеп хөкем ителгән иде.Ул җәза срогын Түбән Камадагы 4 санлы колониядә үтәчәк. Аны бу көннәрдә Бөгелмә СИЗОсыннан китергәннәр. Исегезгә төшерәбез, Сергей Еретнов өч елга хөкем ителгән иде. Аны башта сак астына алдылар, аннан ике ел өй арестында тотылар. Барысын бергә...
-
20 октябрь 2016 - 05:344 яшьлек кыз ике көндә бөтен дөньяга танылган [+ВИДЕО]Мәскәүдә яшәүче Белла Девяткина 4 яшендә алты телне камил белә.«Удивительные люди» тапшыруында ул инглиз телендә динозаврлар турында сөйләгән. Аннан немецча, испанча, французча, кытай һәм гәрәпчә иркен аралашкан. Ике көн эчендә аның турындагы видеоязманы интернетта 7 миллион кеше караган. Баксаң, бу кыз белән махсус тәрбиячеләр шөгыльләнә икән. видео - https://www.youtube.com/watch?v=AVvcWk2BB_E
-
20 октябрь 2016 - 05:27«Просто молоко» выкупит молокозавод «ВАМИНа» в ЧелнахБывший молокозавод обанкротившегося холдинга «ВАМИН Татарстан» в Набережных Челнах перейдет в собственность ООО «УК «Просто молоко». Гендиректор компании Марат Муратов сегодня на пресс-конференции сообщил о договоренности по выкупу части активов: семи молокозаводов в Казани, Набережных Челнах, Нижнекамске, Мамадыше, Бугульме, Муслюмове, Новошешминске и трех агрофирмах в Татарстане. Свою покупку Муратов оценил...
-
20 октябрь 2016 - 05:25Татарстан укытучылары БДИ тапшыруга каршыБылтыр барлык укытучыларны да үз фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга мәҗбүр иттеләр. Болай да укытучыларның белемнәрен биш ел саен тикшереп торалар, БДИ нигә кирәк? Имтихан вакытында өлкән яшьтәге мөгаллимнәр арасында борчылудан кан басымы күтәрелү очраклары да булган, диделәр.
-
20 октябрь 2016 - 05:18Журналистларның хезмәт хакларын арттырырга кирәкТатарстанда иҗат итүче каләм ияләре өчен гонорарлар күләме киләсе елга да артмаячак. Республиканың 2017 ел бюджетында әлеге юнәлеш өчен өстәмә түләүләр каралмаган. Бу хакта кичә Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.
-
20 октябрь 2016 - 05:12Белгечләр шурасы эшли башлыйТатарстан Дәүләт Шурасы комитетының Белгечләр шурасы әгъзалары комитет әзерләгән кануннарга бәя бирә, кануннар чыгару эшен камиләштерү турында тәкъдимнәр кертә, төрле мәгълүмати-аналитик материаллар әзерли. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында татар зыялыларыннан, тарихчы, тел галимнәреннән торган Белгечләр шурасы эшли башлавы турында хәбәр иттеләр. Ул комитет каршында оештырылган һәм комитет...
-
20 октябрь 2016 - 05:07Чаллыда «Милли сәүдә маркасы» фестиваль-конкурсы узачак«МИЛЛИ-СӘҮДӘ МАРКАСЫ» Татарстан җитештерүчеләренең сыйфатлы товарларын пропагандалауда, аларны кулланучылар хохуырына җиткерүдә төрледән-төрле үтемле чаралар оештыруы белән үзен шактый танытырга өлгерде. Әйтик, Татарстанда җитештерелгән казылыклар бәйгесе - шундыйлардан.