24 октябрь 2016 яңалыклары
-
Трамвай ишегенә кысылып калган ир көчкә исән калган
Вакыйганың шаһитлары төшереп алган видеоязмадан күренгәнчә, трамвай ишегенә аягы кысылып калган мескен ир-ат җирдән сөйрәлеп бара. Моны күреп алган башка пассажирлар кисәтүенә һәм узып баручы автомобиль хуҗалары сигнал бирүенә карамастан, трамвай йөртүче ханым нилектәндер ишетми. Бәхеткә, күпсанлы тән җәрәхәтләре алган ир-ат исән кала, ул хастаханәдә. Хәзерге вакытта фаҗига буенча тикшерү...
-
“Дуслык” кафесында – дошманлык
Бүген төнлә Чаллыда «Дружба» кафесында җинаять очрагы теркәлде. 28 яшьлек чаллылы бәдрәф бүлмәсендә 26 яшьлек ир-атның эченә пычак белән кадый. Бәхеткә, яраланучы исән кала. Аны тиз арада Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә алып китәләр һәм операция ясыйлар. Җинаятьтә гаепләнүче Чаллының 18нче бистәсендә яши. Ул моңа кадәр дә кеше сәламәтлегенә җитди...
-
Рустам Минниханов ушел в отпуск
Президент Татарстана Рустам Минниханов ушел в краткосрочный отпуск. Исполнять обязанности президента РТ на время отпуска будет глава республиканского правительства Ильдар Халиков. Отпуск Рустама Минниханова продлится до 31 октября, сообщает пресс-служба главы РТ.
-
Чаллыда дистәгә якын автомобиль бәрелеште
Чаллыда массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итә. Шәһәр юл участокларының берсендә дистәгә якын машина бәрелешкән. Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт юлда бозлавык булу сәбәпле килеп чыккан, чөнки автомобильчеләр җәйге тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга өлгермәгән.
-
Телевидение цифрлаша
2018 елда Россиядә аналоглы, ягъни гадәти, электр сигналы аша эшләүче телевидение өзеләчәк дип белдерде журналистларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров. Сәбәп - әлеге юнәлешне субсидияләүдән баш тартуга бәйле, дип ачыклык кертә министр. Аналоглы телевидениене тулысынча диярлек цифрлысы алыштыра.
-
Меры предосторожности при использовании газового оборудования
Отделение надзорной деятельности и профилактической работы муниципального образования г. Набережные Челны по Комсомольскому району УНД и ПР ГУ МЧС России по РТ предупреждает: чтобы избежать, огненной трагедии в жилье по причине нарушения правил пожарной безопасности при эксплуатации газового оборудования необходимо знать следующие меры пожарной безопасности: Запрещается включать газовые приборы и...
-
Ринат Гыйльфанов: “Татар халкының карашын 180 градуска үзгәртергә кирәк”
Бүгенге тамашачыны гаҗәпләндерү авыр. Күпсанлы җырчылар арасында нәкъ менә сине истә калдырсыннар өчен аерылып торырга кирәк. Кемдер моңа кыйммәтле клиплар, сәхнә костюмнары, экстравагант тотышы белән ирешә. Ә автор-башкаручы Ринат Гыйльфановка нибары гитара һәм үзе иҗат иткән шигырьләре генә дә җитте. "Мажор", "Бар да вакытлыча", "Дустыма", "Син елама" һәм күп кенә...
-
Тукай районында “Бермуд өчпочмагы” дүрт балыкчыны “йотты”…
Узган ял көннәрендә МЧС хезмәткәрләре, Чаллы коткаручылары, волонтерлар һәм үз теләге белән килгән кешеләр Тукай районының Кырныш авылы янына Чулман елгасына балыкка китеп югалган ике туганны эзләделәр. Алар 8 октябрьдә биредә балык тоталар, әммә кире Чаллыга әйләнеп кайтмыйлар. Бик озак эзли торгач камышлыктан Серегей Белоконь атлысының мәетен табып алалар. Тикшерүчеләр...
-
Эшкуарлар министр белән очрашты
Түбән Кама каласында Чулман төбәге эшкуарлары "Эшмәкәрлек һәм хакимият:ачыктан-ачык сөйләшү"проекты кысаларында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән очраштылар.Биредә күтәрелгән җитди сорауларның берсе Татарстанда, Кама Аланында кабаттан атомэктростанциясе төзелә башлау турында иде. Министр әлегә бу турыда ачыклык юк, АЭС ны яңарту турында республикада сүз алып барылмый дип белдерде. Әммә...
-
“Зур маневрлар” оештырдылар
"Йолдыз" хәрби-патриотик шәһәр программасы кысаларында Яр Чаллының "Гренада" паркында "Зур маневрлар" исемле хәрби-спорт уеннары оештырылды. Чара "Патриотлар наркотикларга каршы" девизы астында үткәрелде. Анда шәһәребезнең урта белем бирү мәктәпләреннән, һөнәри уку йортларыннан, яшүсмер-яшьләр клубларыннан җыелма командалар катнашты.
-
Чаллыда – күчмә утырыш
Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов Чаллыда эшмәкәрлек буенча Советның күчмә утырышын үткәрә. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, прокуратура вәкилләре һәм эшмәкәрләр катнашында узачак әлеге чарада кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралачак.
-
Грипптан сакланыгыз!
Сентябрь башларында ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре быел гриппның аеруча куркыныч төре "Гонконг" килә дип кисәткән иде. Шуңа да Чаллы табиблары халыкны үзләренең сәламәтлекләрен кайгыртырга чакыралар.