26 октябрь 2016 яңалыклары
-
Салаватка билет от!!!
"Шәһри Чаллы" газетасы бәйге игълан итә. Анда җиңүчене Татарстанның халык артисты САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ концертына ЧАКЫРУ БИЛЕТЫ көтә. Бәйгедә катнашу өчен ике шартны үтәргә кирәк: 1. "Шәһри Чаллы" газетасының ВКонтактедагы төркемендә теркәлергә. 2. Бу язманы үзегезгә күчерергә (репост ясарга). Җиңүче "Выбиратель" randstuff.ru кушымтасы ярдәмендә 1 ноябрьдә 16:00 сәгатьтә ачыкланачак. Уңышлар сезгә!
-
Чаллыда балаларның өйләреннән качу очраклары арткан
Һәрбер әти-әни өчен үз баласыннан да кадерлерәк кеше дөньяда, мөгәен, юктыр. Алар аны ашата, киендерә, укыта, күңелен күрү өчен барысын да эшли. Ә кайбер балалар, рәхмәт әйтәсе урынына, өеннән чыгып киткән җирдән әйләнеп кайтмыйлар. Агымдагы елда андый егет-кызларның саны арткан.
-
85 яшьлек пенсионер карчык үз пенсия акчасына күпер төзеткән.Вәт, булдырган!
Властлардан көтеп аргач, Буа районының Төңкәш авылында 85 яшьлек хезмәт ветераны, Шәмсеруй Гыйматдинова пенсиясенә Мәктәп урамында күпер төзегән. Хәзер аңа бөтен авыл халкы рәхмәт укый.
-
Ризван Хәкимовка ни булган? Җырлаудан туктыйм, ди
Ризван абыйны мин студент чагымнан беләм. БДУның төп корпусының дүртенче каты. Филология факультеты студентларының кышкы сессиясе. Расписание янында безгә караганда өлкәнрәк, җитди йөзле, чандыр озын гәүдәле кешене күреп, аны шундук танып алдык. "Ризван Хәкимов бит, Ризван Хәкимов!" - дип, чыш-пыш килде концертларга йөрергә яратучы кызлар. Ул да булса композиторның үз...
-
Халык шагыйрен искә алып...
Башкалабызның Тукай музеенда Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Мөдәррис Әгъләмовны искә алу кичәсе үтте. Тууына 70 ел булу уңаеннан багышланган кичәгә зыялылар җыелган иде. Бик җылы атмосферада үткән Мөдәррис Әгъләмовны искә алу кичәсе өч сәгатьләп барды һәм ахырдан җыелган халык тарафыннан Туган Тел җырын башкару белән тәмамланды. * *...
-
Пилотсыз машиналар юлга чыга
Чаллының «КАМАЗ» заводлары арасында пилотсыз машиналар йөри башлаячак. Алар бер объекттан икенчесенә йөк ташыячак. Иң элек, заманча транспорт чаралары пресс-рама һәм автомобиль заводларына юл алачак. Бортлы машиналар кабиналар ташу белән шөгыльләнәчәк.
-
В Челнах ищут желающих для сноса самовольной постройки
В Набережных Челнах ищут подрядчика на снос административного здания в 20-м комплексе, строительство которого сопровождалось скандалами последние два года. На разбор здания дано два месяца. Для Челнов такая практика в новинку: прежде до крушения незаконных самостроев дело не доходило. Снос здания оценили в полмиллиона рублей. Оплатит работу местный бюджет, однако...
-
Педофиллар, маньяклар турындагы хәбәрләрнең яртысы диярлек дәлилләнми
"Яр Чаллыда педофил йөри. Ул Яңа шәһәрнең 40/11 йорты ишек алдында 9 яшьлек кыз балага бәйләнеп, аны машинасына утыртып алып китмәкче булган" дигән хәбәр шәһәрдәшләребезне, аеруча әти-әниләрне зур куркуга салды. Бик тиз арада интеренет челтәрендә эзләнүче ир-атка ориентировка бирелеп, фотороботы да урнаштырылды.
-
Калдыклар кыйммәтле чимал
Яр Чаллыда канализация чистару корылмаларында утырып калган калдыкларны эшкәртү һәм киптерү комплексы эшли башлады. Бу Россиядә бердәнбер термохимик конверсия технологиясе кулланылган җитештерү үзәге, моның ярдәмендә калдыклардан кыйммәтле активлаштырылган күмер һәм биоягулык алына. Әлеге яңа завод Мәскәү компаниясенә карый ул "ИнтерБизнесГруппИнжиниринг"дип атала һәм РФнең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән ачылды....
-
Нурзадәнең кайгысын уртаклашабыз
Җырчы Нурзадәгә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.Аның әнисе Рәмзия апа арабыздан китеп барды. Гомере буе Арча районы Яңа Кенәр авылында завклуб, режиссер булып эшләгән Рәмзия апа күптән түгел генә өченче тапкыр инфаркт кичергән булган. Аңа 68 яшь иде. - Җомга көнне авылдан киткәндә, хәле яхшы иде. Шимбә көнне дә телефон аша...
-
Коръән өчен миллион сум сорыйлар
Чаллыда яшәүче Владимир атлы кеше 17 нче гасырда кулдан язылган Коръәнне машинага алыштырырга яки бер миллион сумга сатарга тели. Ул бу ислам ядкарен кайдан алганлыгын әйтми. Чыннан да бу дөньяда иң кыйммәтле Коръәннәрнең берсе икән. Владимир сатып алып арттырып сатырга теләүчеләрне үз янына китерми.Әммә әлегә бу борынгы дини китапны зур...