4 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстанда юл һәлакәтләре дәвам итә: бу юлы хатын-кыз һәм ике бала зыян күргән
Татарстанның Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Юл һәлакәте Ямаш авылы янында көндезге 10нан соң булган. «Ссанг Йонг» һәм «Джили» автомобильләре бәрелешү аркасында дүрт кеше зыян күргән, алар арасында хатын-кыз һәм ике бала...
-
Галимнәр киңәш итә
Сәламәт булыйм дигән кешегә хәзер нинди генә киңәшләр юк. Алар һәрвакытта да файдалы булмаска да мөмкин икән. Әстерхан чикләвеге файдалы, әмма ... Калифорния галимнәре шундый феноменны ачыклаган: әгәр дә кеше атнасына 5 әстерхан чикләвеге ашый икән, гомере 7 ел чамасына озая. Бу әстерхан чикләвеге составына керүче үзенчәлекле матдәләргә бәйле икән....
-
Татарстан Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итә
Бүген Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу дәүләт бәйрәменең тарихи-әхлакый тамырлары тирәнгә барып тоташа һәм ул XVII гасыр башындагы вакыйгалар турындагы истәлекләр уңаеннан гамәлгә куелды. Борынгы заманнарда безнең бабаларыбыз - төрле милләт, катлам һәм дин вәкилләре - Ватаныбызны илбасарлардан азат итеп, Россия дәүләтендәге фетнәләргә һәм тирән кризиска нокта куя....
-
Урам тулы акча
Магнитогорск шәһәре халкы урамнарда эченә 50, 100, 500 һәм 1000 сумлык акчалар салынган конвертлар таба башлаган. Башта төрле хәбәрләр таралган: кемдер моны ялган акчалар дигән, кемдер конверт эчендә акча белән бергә куркыныч матдә дә бар икән дигән. Әмма бераздан барысы да ачыкланган: монда бернинди дә мәкерле ният юк, киресенчә, бу...
-
Коммуналь хезмәтләр янә арта
коммуналь тарифлар ни рәвешле кыйммәтләнәсен ачыклады. 2017 елда счет-фактураларда бәяләр еллык инфляция күләмендә, ягъни 4 процентка артачак (инфляция шуның кадәр булыр дип фаразлана). Әлбәттә инде, коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр хөкүмәтнең мондый карарыннан канәгать түгел. Алар фикеренчә, тарифларны, ким дигәндә, 10 процентка күтәрергә кирәк, юкса, бөтен әйбер туза һәм бу хәл коммуналь...
-
Дәүләт хезмәткәрләренең эш хакы арта
Татарстан бюджетында киләсе елда мәгариф өлкәсенә 50,1 миллиард, ә социаль өлкәгә 33,6 миллиард сум акча каралган. "Сәламәтлек саклау" графасына быелгыга караганда шактыйга ким - 17,4 миллиард сум гына биреләчәк (быел 27,5 миллиард сум иде). Республикада киләсе елда бюджетта эшләүчеләрнең һәм дәүләт хезмәткәрләренең акчаларын 4,9 процентка арттырырга исәплиләр