6 ноябрь 2016 яңалыклары
-
"Ак мәчет" балаларны сөендерде
Бүген Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсендә "Көзнең мең төрле бизәкләре" дип аталган үзегчәлекле бәйгегә нәтиҗә ясалды. Төрле яшь төркемендәге катнашучылар рәсем ясауда ярыштылар. Килгән кунакларны сәламләп, имам-хатыйб, "Ак мәчет" мәдрәсәсе директоры Рәстәм хәзрәт Шәйхевәлиев чыгыш ясады. Конкурс шартлары буенча буяу кулланып ясалган рәсемнәр генә кабул ителде. Чарада барлыгы 80 бала катнашты....
-
Татарстан синоптиклары кисәтә!
Татарстан синоптиклары бүген сәгать 22.00 дән соң республикада һава торышы бозылуы турында кисәтә. Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген кич һәм 7 ноябрьдә иртән урыны белән томан төшәчәк, күз күреме 500 метрдан да артмаска мөмкин. Шулай ук 7 ноябрьдә көндез Татарстанда һәм Казанда көчле кар һәм буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан...
-
Ренат Ибраһимов - ислам һәм татарларга багышланган фильмда
11 ноябрь көнне кичке сәгать 18:30да Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә Татарстанның «Яңадан туу" документаль фильмының премьерасы булачак. Режиссерларының берсе Арслан Ганиев әйтүенчә, фильм Мәскәүнең Җәмигъ мәчете тарихы хакында. Аның төп герое - киләсе елда 70 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов. Аның язмышы аша исламга килгәннән...
-
Бәйрәмең белән, Татарстаным!
Билгеле булганча, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителде. Бу дата республика өчен бик зур әһәмияткә ия - әлеге документ беренче тапкыр Татарстан өчен махсус язылды. Әлбәттә, соңрак аңарга шактый гына үзгәрешләр кертергә туры килде. Тик ничек кенә булмасын, республиканың төп законында - Татарстан халкына нәрсә...
-
Россия төбәкләрендә ай дәвамында йортлардагы газ җиһазларын тикшерәчәкләр
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы урынбасары Владимир Степанов Россия территориясендә ай дәвамында йортлардагы газ җиһазларын тикшерүне йөкләде. Бу хакта Interfax.ru хәбәр итә. "Россия Президенты тарафыннан мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә барлык йортларда газ җиһазларын тикшерү бурычы куелды. Шушы ай эчендә Россия территориясендә әлеге эшне башкару өчен графикларыгызны булдырыгыз", -...