8 ноябрь 2016 яңалыклары
-
8 ноябрь 2016 - 11:23Мошенник хатын-кыздан зыян күрүчеләрне эзлиләрТатарстан хокук сакчылары мошенниклык буенча шактый эшләрдә шикләнелүче хатын-кызны тоткарлаган. Тикшерү фаразлары буенча, хатын-кыз өлкән яшьтәге кешеләрнең ышанычын яулап, аларга арзан бәядән азык-төлек сатып алырга тәкъдим иткән. Сүз арасында ул аларга үзләрендә бозым барлыгын һәм аны бетерә алуын җиткергән. Үз корбаннарын ул акча ярдәмендә "бозымнан коткарган".
-
8 ноябрь 2016 - 11:20Ябыгасың килсәИртән ач карынга ярты литр кайнаган кайнар су эчәргә. Бераз вакыттан соң 1 стакан сөткә 1 бал кашыгы бал, 1 бал кашыгы какао порошогы бутап эчәргә. Тагын 15 минуттан бер әфлисун йә грейпфрут ашап куярга. Әбәдкә кадәр 1 литр газсыз, минераль су эчәргә.
-
8 ноябрь 2016 - 11:05Пенсионерларны сөендерәчәкләрКиләсе 2017 елның 1 февраленнән эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 5,8% ка арта ягъни 700 сумга. Бүген Чаллыда пенсияләрнең уртача күләме 11971 сумга тиң. Ә һаман да эшли торган пенсионерларга акча 2017 елның 1 августында өстәләчәк. Гыйнвар ае барлык пенсинерларга да шатлык алып килә, алар бер тапкыр 5000 сум өстәмә акча алачаклар
-
8 ноябрь 2016 - 08:48Филүс Каһиров булдыра, икенче тапкыр әти булачакҖырчы Филүс Каһиров икенче тапкыр әти булачак. Март аенда Филүс һәм Эльмира 2,5 яшьлек уллары Айдарга иптәш алып кайтырга җыена.
-
8 ноябрь 2016 - 08:33Сайлаулардан соң доллар нишләр?Америка Кушма Штатларында сайлау кызганнан-кыза бара. Президент сайлауларында кем җиңәр соң: Хиллари Клинтонмы, әллә Дональд Трампмы? Бу сорау бүген һәр америкалыны гына түгел, россиялеләрне дә борчый. Ни өчен дисезме? Баксаң, 8 ноябрьдән соң америкалыларның гына түгел, Россия гражданнарының да тормышлары үзгәрергә мөмкин икән бит. Чөнки Америка доллары язмышы нәкъ менә...
-
8 ноябрь 2016 - 08:11Түрәләрнең хезмәт хакын 38 процентка арттырмакчыларРосстат мәгълүматларына караганда, 2016 елда федераль түрәләрнең айлык уртача хезмәт хакы 99,9 мең сум булган. Артканнан соң ул 140 мең сумга җитәчәк. 2019 елның гыйнварыннан федераль түрәләрнең хезмәт хаклары 38 процентка артачак дип хәбәр итә Russia Today. Ул Русия хөкүмәтенең матбугат хезмәтенә сылтана. Росстат мәгълүматларына караганда, 2016 елда федераль түрәләрнең...
-
8 ноябрь 2016 - 07:33Милләт өчен акча жәл түгелЧаллы шәһәр казнасы 2016-2018 елларда 150 мең сум акчага кимеячәк. Чөнки "Татар кызы"бәйгесе һәм "Туган як серләре"исемле конференцияне үткәрү өчен бюджеттан шулкадәр акча бүлеп бирелде. Бу чаралар "Яр Чаллы шәһәрендә дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" муниципаль программасы нигезендә үткәрелә. Әле Сабантуеннан кала Чаллыда милли чараларга моның кадәр акча бүлеп бирелгәне...
-
8 ноябрь 2016 - 07:17Йортларны төзекләндерү дәвам итәЭшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов Чаллыда торак йортларга капиталь төзекләндерү барышы белән таныштырды. 2016 елда капиталь ремонт планы төзегәндә түбәндәге юнәлешләргә өстенлек бирелде:
-
8 ноябрь 2016 - 06:36Тугыз ай эчендә 97 чаллылылы әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгәнДөньяда иң зур байлык - ул балалар. Әмма кызганычка каршы, моны барлык әти-әни дә аңлап бетерми. Шул сәбәпле җәмгыятебездә балалардан баш тарту, әти-әни хокукыннан мәхрүм ителү кебек күренешләр әледән-әле кабатланып тора. Мәсәлән, ел башыннан гына да шәһәребездә яңа туган 6 кыз һәм 2 малайны әнисе калдырып киткән.
-
8 ноябрь 2016 - 06:24Чаллыда эчә торган судан терекөмеш килеп чыкканЯр Чаллыда күп фатирлы йортларның берсендә эчә торган судан терекөмеш килеп чыккан. Өй хуҗасы кранны ачып чәй куярга су җыя. Ул суда берничә бөртек терекөмеш шарчыкларын күреп гаҗәпкә кала. 28 яшьлек ир-ат аптырап калмый тиз генә полиция хезмәткәрләрен һәм МЧС хезмәткәрләрен чакырта. Тикшерү эшләре башлана, ни сәбәпле агулы терекөмеш эчә...