13 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Чаллыда армиягә чакырылучылар бәйрәме үтәчәк
15 ноябрьдә Чаллыда тантаналы төстә "Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне" билгеләп үтеләчәк. Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйрәм чарасы Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узачак.
-
Чаллы хатын-кызлары ракка бушлай тикшеренү үтте
Бүген Чаллының "Торговый квартал" сәүдә үзәгендә күкрәк рагын алдан кисәтүне күз уңында тоткан махсус акция оештырылды. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, республиканың клиник онкологик диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин ачып җибәрде. Чара кысаларында шәһәрдәшләребез бушлай республиканың иң яхшы табиб-онкологларыннан консультация алды.
-
Кышка аяк киеме сайлыйбыз
Беренче кар явып эри башлау белән тән генә түгел, аяклар да өши башлады. Шуңа күрә кышка җылы итек кирәк. Аны ничек дөрес сайларга? Итек сайларга юлланганчы иң башта бюджетыгызны уйлагыз, ягъни акчагызга карап сайлагыз.
-
13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне
1745 елның 13 ноябрендә Парижда һәм Петербургта сукырлар өчен берничә мәктәпкә һәм предприятиегә нигез салган билгеле педагог Валентин Гаюи туган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән нәкъ шушы көнне Халыкара сукырлар көне билгеләнә. Аның төп максаты - киң җәмәгатьчелек игътибарын гомерлеккә сукыраеп, авыр хәлдә калган кешеләргә юнәлтү.
-
Газдан аермасыннар дисәгез
"Чаллыгаз" оешмасы белгечләре ел башыннан шәһәрдә тикшерүләр үткәрә. Бүгенге көнгә алар Чаллыда 53 абонентка зәңгәр ягулык бирүне чикләгән. Әлеге кулланучылар газдан дөрес файдалану кагыйдәләрен үтәмәгән. "Бу исә бик тә аяныч тәмамланырга мөмкин. Төмән, Рязань, Ивановск өлкәләрендәге газ шартлап йортларга һәм кешеләргә зыян килү очракларын һәркем хәтерлидер. Мондый очракларга бүтән юл...