15 ноябрь 2016 яңалыклары
-
15 ел буе баласыз яшәгәч, сабыйларын кредитка алганнар
Лаеш районы Хәерби авылы халкы берьюлы өч кешегә арта. 30 сентябрь көнне Гөлназ һәм Фәнис Мөбәракшиннар гаиләсендә өч игезәк ир бала дөньяга аваз сала. Фәнис белән Гөлназның гаилә коруларына быел 15 ел тула. Туй көнендә теләнгән иң изге теләк, ниһаять, соңлап булса да, тормышка ашкан.
-
Фәүзия Бәйрәмова яңа китапларын тәкъдим итә
Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәдә 23 ноябрь көнне язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың "Милләт тарихы " һәм "Соңгы туранчы" китапларын тәкъдим итү кичәсе була.Ул көндез икедә башлана. Барлык милләтебез язмышына битараф булмаган кешеләрне шушы очрашуга чакырабыз!
-
Белешмә сорап йөрмә, үзләре җыйсын!
Таләп ителүче 85 төр документны хәзер дәүләт хезмәте күрсәтүче орган үзе туплаячак. Сезнең су буе чиратларда утырганыгыз бармы? Чират җитте дигәндә генә борын төбендә ишекне шартлатып ябып, вазыйфалы кешеләрнең "прием окончен" дип кайтып китүе яисә, бикләнеп, чәй эчә башлавы да таныштыр әле сезгә.
-
“КАМАЗ” сату күләмен арттырды
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә агымдагы елның 10 аендагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар. Октябрь ае ахырына барлыгы 25 меңнән артык техника сатылган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 22%ка артык. Ел ахырына кадәр 34 мең автомобиль сату планлаштырыла.
-
Чаллыда шәһәркүләм ипотека көне узды
Аны шәһәр башкарма комитеты белән берлектә сәүдә-сәнәгать палатасы оештырды. Сәүдә-сәнәгать палатасының финанс комитеты рәисе Венера Иванова әйтүенчә, әлеге чараның төп максаты - торак шартларын яхшыртырга теләгән кешеләргә ярдәм итү. Әйтергә кирәк, оештыручылар бу юлы да максатларына ирештеләр. Аяк аслары бозлавык булса да, ипотека көненә 1500 кеше килде.
-
Ялган салым инспекторларын тотканнар
Чаллыда үзләрен салым инспекторлары итеп күрсәткән ике ир кешене тоткарлаганар. Алар ның берсеә 35 , икенчесенә 36 яшь. Бу ир-атлар күрше Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә алдау юлы белән акча үзләштерүдә гаепләнәләр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, бу ике кеше кибеткә килеп үзләрен салым идарәсе инспекторлары дип танытканнар. Алар янәсе...
-
Чаллылылар Россиякүләм «Иң яхшы сантехник» бәйгесенең финалына чыкты
Бу исемлектә «ПКФ «Жилкомсервис» идарә компаниясе хезмәткәрләре урын алган. Хәзерге вакытта рейтинг буенча чаллылылар алтынчы урында. Исемлектә Россиянең төрле шәһәрләреннән - Астана, Ташкент, хәтта Белградтан үз эшенең осталары күрсәтелгән.
-
Шевченко журналистларның миләрен "юды"
Казанда тележурналист, Русия президенты каршындагы ватандашлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары шурасы әгъзасы Максим Шевченко кичә "Татмедиа" агентлыгы оештырган семинарда Татарстан белән Мәскәү арасында шартнамә озайтылырга, ә президент атамасы сакланып калырга тиеш, дип белдерде. Аның фикеренчә, татар телен саклау мәсьәләсе Татарстан хакимияте карамагында. Максим Шевченко Татарстан хокукларын яклап чыкты. Аның...
-
Скончался известный участник проекта «Голос»
Участник проекта «Голос» Андрей Давидян скончался в одной из московских больниц. Эту информацию в своем инстаграме подтвердил победитель второго сезона шоу «Голос» певец Сергей Волчков.