24 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Дымлы салфеткаларны дөрес сайлагыз!
Бүген күпләр дымлы салфеткалардан башка яши алмый. Алар бик җайлы. Кул юарга мөмкинлек булмаганда, юлда бик кирәк. Аларның төрлесе була. Әйдәгез, дөрес сайларга өйрәнәбез.
-
Чаллыда яңа спорт корылмасы төзелә
Чаллыда "Гренада" паркында ике катлы спорт корылмасы төзелә башлады. Аның беренче этажында кече футбол уйнау залы булса икенче катында тренажер кабинетлары урнашачак."Арена" административ-спорт корылмасын 2017 елның декабренә төзеп бетерергә уйлыйлар. Белгәнебезчә "Гренада" паркында стадион, спорт мәйданчыклары һәм бассейн бар, яңа бина да шуларның барысын да эченә алган бердәм комплексны тәэмин...
-
Юл һәлакәте
24 ноябрь төнендә трассаның 5нче чакрымында "МАН" йөк машинасы һәм "Кировец» тракторы бәрелешкән. Һәлакәт урынына килгән коткаручылар түгелгән нефть продуктларын юдырганнар. Фаҗигә нәтиҗәсендә 62 яшьлек йөк машинасы йөртүче зыян күргән. Аның сул колагы һәм баш түбәсе җәрәхәтләнгән, ул хастаханәгә барудан баш тарткан. Трактор йөртүче шулай ук җиңелчә генә җәрәхәтләнгән.
-
Бушлай тест үткәрәләр
Бүген 17 сәгатьтә "Палитра" сәүдә үзәгендә ВИЧ-инфекциягә бушлай тест үткәрәләр. Әлеге чара Бөтенроссия спидка каршы көрәш көненә багышлана. "Мондый чара өченче ел рәттән уздырыла. Узган ел 80гә якын кеше тест үтте. Анда бер тест уңай нәтиҗә күрсәтте", - ди әлеге чараны оештыручы Тимур Исламов фонды вәкиле.
-
Шикле кешеләр кулга алынды
Шәһәребездәге "Афина" спорт-күңел ачу үзәге бассейнында 11 яшьлек кызның үлемендә гаепле дип шикләнелгән хезмәткәрләр кулга алынган. Болар - үзәкнең 34 яшьлек администраторы Олеся Шадрина һәм бассейн директорының бизнес үсеше буенча урынбасары 53 яшьлек Наталья Мавренкова.
-
Житештерү күләмен арттыру максатыннан
ИТ-парк резиденты "Алерт-Лайн" компаниясе яңа проект эшләде. Аның җитәкчесе Альберт Мөбәрәкшин "КАМАЗ"да тапшырулар тармасы ясау цехында көйләүче булып эшләгән иде. Анда җитештерү белән автоматик идарә итү системасын кертә башладылар. Бу вакытта инде Альберт КАИда технологка укыган. Аннары бизнес-инкубаторга эшкә кайтты.