26 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Синоптиклар кисәтә!!!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы шартлары бозылу турында кисәтү таратты. 27 ноябрь иртән, көндез һәм кич республика буенча һәм Казанда көчле, юеш кар, буран көтелә. Буран вакытында күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил итәчәк. Көньяк-көнбатыштан исүче җил көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр җитәргә...
-
Тунны дөрес сайлагыз
Тун ... Кайсы хатын-кыз гына тун хакында хыялланмый икән? Шөкер, бүген туннар төрлелеге күпләрнең зәвыгына да, кесәсенә дә туры килерлек. Аны дөрес сайлый белергә генә кирәк. Тун сайлаганда бик игътибарлы булу мөһим. * Йонын яхшылап карагыз, куелыгын тикшерегез. Әгәр тиешле куелыкта кебек тоелса, сатучыдан аның кайчан җитештерелүе турында кызыксыныгыз. Җәнлекләрнең...
-
Салават Фәтхетдиновтан халык исемен алалар? Чынмы, шаяртумы?
«Татар радиосы»ндагы «Бүреләр белән бию» тапшыруында Салават Миңнеханов Салаватның халык артисты исемен алалар дип шаяртырга җыенган. Татар радиосында баручы "Бүреләр белән бию"нең узган чыгаралышында кунакта җырчы Салават Миңнеханов иде. Озак кына әңгәмәдән соң ул, тамада Илшат Исхаковка шалтыратып, тыңлаучыларны да, егетнең үзен дә шаккатырган тәкъдим ясады. "Безнең яңа концерт була...
-
Кабат һәлакәт
Дүшәмбе көнне иртән Казан - Оренбург трассасының 84нче чакрымында, Кама елгасы аша күпердә юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. «ГАЗель» машинасын йөртүче 19 яшьлек егет юлда барганда йоклап киткән һәм баганага бәрелеп, кюветка әйләнеп төшкән. Нәтиҗәдә, 18 яшьлек пассажир кыз үлгән, автомобиль йөртүче зыян күрмәгән.