Шəhри Чаллы

3 декабрь 2016 яңалыклары

  • 3 декабрь 2016 - 08:23
    Радик Юльякшин Чаллыны дер селкетте
    Кичә Чаллыда яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә һәм хәттә балаларның да яраткан җырчысына әйләнгән Радик Юльякшинның чираттагы концерты булды. Бу инде яшь йолдызның шәһәребездә соңгы ике айда куйган 4нче концерты. Кайсыбер артислар билетларын оешма-предприятиеләргә мәҗбүриләп диярлек таратып йөрсә, Радик тамашаларына исә халык үзе теләп агыла. Чөнки
    877
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 05:04
    Чаллы сукырлар җәмгыяте илкүләм акциядә катнаша
    Бүген, 3 декабрьдә, Җиңү паркының Дан аллеясыннан шахмат-шашка клубына кадәр күзләре күрмәүче шәһәрдәшләребез бергә җыелып үтәчәк. Аннары әлеге бина янында алар өчен таяк һәм сукырларны озатып баручы махсус эт белән йөрергә дә өйрәтәчәкләр. Соңыннан Шахмат-шашка клубының үзендә Чаллы сукырлар җәмгыяте әгъзалары катнашында концерт та булачак. Урында ук начар күрүчеләрнең кул...
    593
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 04:46
    Ятимнәргә – бушлай!
    Ятим калган студентлар республикада транспортта акча түләмичә генә йөри алачак. Дәүләт Советы кабул иткән канун нигезендә, уку чорында әти-әнисен югалткан гражданнарга (әгәр алар төп профессиональ белем бирү программасы яки төп гомуми белем бирү программалары буенча көндезге бүлектә укый икән), юл билетларын бушлай алу хокукы бирелә.
    659
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 04:41
    Татарстанда яшәүче халыкларның әкиятләре тупланган китап дөнья күрде
    Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Татарстан халыклары әкиятләре» исемле яңа китапны тәкъдим итү чарасы узачак, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте. Әлеге китап Татарстан китап нәшрияты тарафыннан «Россия мәдәнияте (2012-2018 еллар)» федераль максатчан программасы кысаларында Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр чаралары федераль агентлыгы булышлыгы белән чыгарылган.
    698
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 04:39
    Сибгат Хәкимне искә алып...
    5 декабрьдә республика Язучылар берлегенең "Тукай клубы"нда Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулуга багышланган, "Юксыну" дип исемләнгән кичә була. Бу хакта Татарстан Дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
    667
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 04:35
    Укучылар өчен - яңа бәйгеләр
    Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017 елда мәктәп укучылар арасында өч төрле иҗади бәйге игълан итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгеләр мәктәп укучылары, укучыларның үзидарә органнары һәм әни-әтиләр комитетлары өчен оештырылган.
    652
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 04:28
    Кризис чигенә
    Икътисадый кризис 2017 елда бераз артка чигенәчәк дип фаразлый белгечләр. Халыкара валюта фонды белгечләре 2016 елда Россия икътисадының 0,6 % ка кимүен белдерсә дә, 2017 елда ул үсү ягына таба барачак. Бу нефтькә бәя арту белән бәйле булачак икән.
    423
    0
    0
Реклама