4 декабрь 2016 яңалыклары
-
Юл-транспорт һәлакәтендә ун кеше, шул исәптән тугыз бала һәлак булган
Ханты-Мансийский автоном округында балалар алып баручы автобус ике җиңел һәм бер йөк машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәт федераль трассада теркәлә. ТАСС агентлыгы шул хакта хәбәр итә. Ун кеше урында ук һәлак булган, тагын унысы больницада. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча "автобус занесло и в него въехала фура", дип аңлата алар. Әлегә...
-
"Магнит»та 100 кеше агуланган
«Магнит» кибетләр челтәренеӊ Краснодар өлкәсендәге идарәче оешмасы «Тандер» да агуланучылар саны 100гә җиткән. Бу турыда бүген ял көне Краснодар өлкәсе прокуратурасы үзенеӊ матбугат үзәге аша хәбәр иткән.
-
Тиздән - Мәүлид бәйрәме
Рабигуль-әүвәл аена аяк бастык. Халыкта бу ай - Мәүлет ае буларак билгеле. Дини остазларыбыз фикеренчә, ошбу айда мөселман кардәшләребез исламият буенча белемен арттырырга, шул исәптән, Рәсүлебез тормышы хакындагы мәгълүматларны да ишәйтергә тиеш. Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең туган көне айның уникенче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәр турында вәгазьләр укыла, мөселманнар дини...
-
Elvin Grey телдән китми, Кукмара районында чыккан гауганы кабарталар гына…
Күптән түгел генә залларны тутырып "Пирамида"да биш концерт биргән Elvin Grey, Кукмарага барып кайтканнан соң, гаугалы вәзгыять уртасында калган. Җырчы мәдәният йорты директорына җәза бирүләрен таләп итә. Имештер, ул "кызыл кәчтүмле 90 нчы елларның VIP шәхесләрен" билетсыз үткәргән һәм гонорарның яртысын үзләштереп, сакчыларның гафу үтенүен таләп иткән. Мәдәният йортының директоры...
-
Тешләрегез сәламәт булсын дисәгез...
Авызда теш булгач, сызламыйча тормас инде, дип шаяртсак та, тәрбия күргәннәре, чынлап та, сызламый шул аның. Ә менә тешләр авыртмасын, какшамасын өчен аларны тәртиптә тоту да җитә. Тешләр сәламәт булсын өчен иртә-кич чистартырга кирәклеген сабыйлар да белә. Тик аларны 2-3 минут дәвамында чистартсаң гына файдасы булуын беләләр микән? Теш пастасы...