5 декабрь 2016 яңалыклары
-
Хорафатка ышану имансыз итә
Мөселман кардәшләр белән аралашканда, төрле авылларда булырга туры килә. Шул чакта, ирексездән, шуңа игътибар итәсең: бик күп милләттәшләребез, үзләрен мөселман дип санасалар да, башлыча дин белән түгел, ә хорафатлар белән яши, һәм хорафатларга ышану аларның канына бик нык сеңгән. Әйтик, авылда бер кеше вафат була.
-
"КАМАЗ" белән "Внешэкономбанк" хезмәттәшлек турында килешү төзеде
Бүген Чаллыда «КАМАЗ» җәмгыяте һәм «Внешэкономбанк» дәүләт корпорациясе арасында экспорт стратегиясе буенча хезмәттәшлек өлкәсендә килешүгә кул куелды. Бу тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм банк рәисе Сергей Горьков, «КАМАЗ» компаниясе генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
-
2017 елда чит ил паспортын 30 % ташлама белән ясатырга мөмкин булачак
2017 елда Россиядә чит ил паспортын ясату, туу турында, никахны рәсми теркәү, милеккә хокук турындагы һәм машина йөртү хокукы бирүче таныклыкларны алу хакы 30 процентка кимиячәк. Ләкин бер шарт бар - аларга гариза дәүләт хезмәте порталы аша бирелергә тиеш. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
-
Чаллы оешмалары “Россиянең иң яхшы 100 товары -2016" исемлегендә
"Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия бәйгесенең лауреатлары һәм дипломантлары билгеле булды. Әлеге исемлекләрдә Яр Чаллы оешмалары да бар. Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйге азык-төлек товарлары һәм хезмәт күрсәтү юнәлешләре буенча үткәрелә. Аның максаты - предприятиеләргә заманча икътисадый шартларда, гамәлдәге техник регламентлар һәм "Техник җайга салу" Федераль Закон кысаларында, товар һәм...
-
Чаллы яшьләре террорчылык һәм экстремизм белән көрәшә
"Нур" яшьләр үзәгендә "Террорлык һәм экстремизм белән көрәш буенча профилактик эшчәнлек" темасына тикшеренү эшләре шәһәр бәйгесенә йомгак ясалды. Аның җиңүчеләрен Тәрбия эшләре буенча югары һәм һөнәри уку йортларының проректорлар советы утырышында билгеләделәр.
-
Чикләнмәгән мөмкинлекләр спартакиадасы
2 декабрь көнне мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләребез өчен Автозавод районы администрациясе спартакиада уздырды. Чара "Олимпийский" балалар һәм яшүсмерләр олимпия резервы спорт мәктәбендә үтте. Ярышлар өч спорт төре - армспорт, шашкалар һәм дартс буенча оештырылды.
-
Иске татар бистәсендә чыккан янгында бер кеше үлгән
Казанның тарихи үзәгендә Мәрҗәни урамындагы бинада чыккан янгында бер ир һәлак булган. "Иске татар бистәсендә төзекләндерү эшләре барган бина янды. Бинаның чарлагында иске кием-салым, җиһазлар һәм бераз түбә янды. 1988 елгы ир кеше мәете табылды", дип белдерә Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте. Элегрәк янгын кунакханә һәм кафе бинасында...
-
КВНщики "КАМАЗа" смело шутили над генеральным директором Сергеем Когогиным
ДК "КАМАЗа" состоялся фестиваль команд КВН работников организаций и подразделений ПАО "КАМАЗ". Перед полным залом зрителей выступили 10 коллективов веселых и находчивых. Причем камазовский КВН расширил свои границы - на фестиваль приехали команды из "Туймазинского завода автобетоновозов" и "НЕФАЗа" (Нефтекамск). Впервые в фестивале приняла участие команда КВН компании "Содексо", обеспечивающая...
-
Чаллыга хәзер Әлмәт ягыннан иркенләп кереп була
Сидровка күперен өлешчә төзекләндерүдән соң машиналар үтү өчен ачтылар.Бу әле ремонт төгәлләнде дигән сүз түгел. Күперне киләсе 2017 елда төзекләндерүне дәвам итәчәкләр. 1980 елда төзелгән әлеге күпер бертапкыр да ремонтланмаган иде. Аның аша республиканың көньягына сузылган трассада хәрәкәт һәрвакыт күп.