7 декабрь 2016 яңалыклары
-
Иң куркыныч азык – ролл, яки интернет аша очсызлы ризык китертү бик кыйммәткә төшәргә мөмкин
Интернет аша ризык китертү ышанычлымы, кибетләрдә сатыла торган продуктлар сыйфатлымы, кайсы төр ашамлыкны куллану куркыныч? Бу һәм башка азык- төлекнең сыйфатына кагылышлы сораулар турында Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләштеләр.
-
"Татар җыры" концертында космоска сәяхәт һәм милли аһәңнәр көтелә
Быелгы "Татар җыры" фестивале концерты космос буйлап сәяхәт һәм милли темаларга багышланачак. Бүген Казанның "Ривьера" кунакханә-күңел ачу комплексында "Татар җыры" фестиваленә багышланган матбугат очрашуында фестивальнең оештыручылары - "Барс-Медиа" татар медиагруппасы хезмәткәрләре шул хакта белдерде.
-
Филүс Каһиров тагы малай ясаган
Җырчы Филүс Каһиров икенче тапкыр әти булачак. "УЗИ икенчесен дә малай була диде. Мартта туачак. Хәзер исем уйлап баш каткан. Хатын да уйлый, туганнар да, дуслар да. Гади генә, матур татар исеме кирәк. Заманча исемләр яклы түгелмен. Айдарга да исемне озак уйладык. Бик ерак китмичә генә, аңа да чын татар...
-
Чаллыда машиналарны һәм бакча йортларын талыйлар
Агымдагы елның ун аенда шәһәребездә 344 машина һәм 45 бакча йорты таланган. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда азрак. Бу хакта Эчке эшләр идарәсендә узган брифингта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге нең оператив-эзләү бүлеге башлыгы урынбасары Рифкат Бадыгин сөйләде. Машиналарны бикләп йөрегез Машиналарны, гадәттә,...
-
Бик салкын булачак!
Бүген төнлә Чаллыда -20 градус суык булачак. Иртәгә 8 декабрьдә тагыда салкынырак -27, -29 градус булыр, дип көтелә. Урыны белән -31 градуска җитәргә мөмкин, ди һава торышын күзәтеп, билгеләп торучылар. Ләкин салкыннар бик озак тормый берсекөнгә җылыта башлый. Шулай да җылырак киенеп йөрегез, сакланганны чир әйләнеп үтәр, саклыннар куркытмас!
-
Ришат Төхвәтуллин Таҗетдин янына ник барган?
Русия үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин турында һәрвакытта да бәхәсле фикерләр йөри. Кемгәдер ул дин әһеле буларак та, шәхес буларак та ошаса, калган башкалар аны сатлыкҗан, хөкүмәт бүләге алып йөрүче, Патриарх Кириллның кулын үбүче, сәер мулла дип йөртә.
-
Аномаль түгел, нормаль кыш килә
Ни дисәң дә, карлы кыш матур. Карны көтсәк тә, атна башындагы явым-төшемнәргә әзер түгел идек бугай. Юллардагы бөкеләр, юл һәлакәтләре, аэропортта очкычларның тоткарлануы шул хакта сөйли. Казанда гына да бер көн эчендә 1519 тонна кар түгелгән.
-
«Татар моңы»нда чыгыш ясар өчен, култык таякта да барган
Камал театры сәхнәсендә үткән «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты тамашачысы кинофильм төшерү процессының шаһиты булды. Әмма зал үзе бу хакта белми дә калды. Алып баручылар чираттагы башкаручыны игълан иткәндә аның конкурста катнашмавын искәрттеләр, шулай да мөмкинлекләре чикләнгән яшь җырчыны алкышлауны сорадылар. Сәхнәгә култык таяклары белән Гөлназ Галимуллина килеп...
-
“Шәһри Чаллы” – шәп бүләк!
Республикада вакытлы матбугатка язылу буенча "Абунә бүләк ит" акциясе дәвам итә. Ул әти-әниеңә, туганнарыңа, дусларыңа, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә 2017 елның беренче яртысына газета-журналларга абунә бүләк итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге акциядә предприятие һәм оешма, учреждениеләр җитәкчеләре актив катнаша. Бу атнада акциягә шәһәр башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова да кушылды. "Газеталарны...
-
Җырчы Разия Гайнуллина вафат
Үткән төндә халкыбызның яраткан җырчысы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Разия Гайнуллина 70 яшендә арабыздан китеп барды. Ул соңгы ун елда Чаллыда яшәде. Разия Гайнуллина 1946 елда республикабызның Нурлат-Октябрь районында туа. 30 елларда аның гаиләсе Ташкентка күчеп китә. Разия мәктәпне тәмамлаганнан соң, биредәге татар- башкорт ансамблендә җырлый. Аның моңлы тавышын Үзбәкстанга...
-
Чаллы биючеләре Гран-при яулап кайтты
Чаллының иҗат коллективлары төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңү арты җиңү яулыйлар. Шушы көннәрдә шәһәребез биючеләре Таллинда узган "Балтика палитрасы" халыкара бәйгесеннән кайттылар. Әлеге чара төрле милләтләрнең мәдәнияте, үзара багланышлары, халыклар дуслыгын пропагандалау максатыннан оештырылды.
-
Чаллы хакиме чыршысы – Театрда
Быел Чаллыда хаким чыршысы Чаллы татар дәүләт драма театрында була. Әлеге уңайдан театр коллективы нәниләргә күңелле тамаша әзерли. Биредә драматург Илгиз Зәйниевның "Урман клаб" әсәре буенча куелган спектакльнең премьерасына репетицияләр бара. Ул 25-26 декабрьдә тамашачыларга тәкъдим ителә.
-
Чаллыда тере мал сату базары төзелә
Чаллыда тиздән элеккеге ит комбинаты янында мал -туар һәм кош-корт сату базары төзеләчәк. Аны шәһәр мөхтәсибәте үз контролендә тота.Чөнки тере мал сату базары янында барлык таләпләргә туры китереп хәләл мал чалу урыны да салыначак.Биредә Корбан бәйрәме вакытында гына түгел, теләгән вакытта килеп сатып алынган малларны, кош-кортны суеп бирәчәкләр. Базар һәм...
-
Чаллыда Корея мәдәнияте көннәре үтте
Чаллыда тарихи вакыйга булды. Калабызда Корея мәдәнияте көне уңаеннан, төрле чаралар үткәрелде. Боз сараенда "Корея республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле кубогына" тхэквондо буенча бөтенроссия турниры оештырылды. Корея республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Пак Ро Бёк тхэквондоны яраткан Чаллы халкын сәламләде. "Безнең илләр арасындагы хезмәттәшлек Татарстан республикасы Президентының Кореяга килүеннән соң көчле импульс...
-
Кышкы юл ялгышларны кичерми
Кичә кич бишенче яртылар тирәсендә Чаллыдан Сарман ягына 20 километр киткәч авария булды. ВАЗ-2109 маркалы автомобильдә 39 яшьлек ир машина белән идарә итүне югалта һәм каршы полосага чыгып Киа Сид белән бәрелешүдән һәлак була. Аның соңыннан куркынычсызлык каешын эләктермәгәне билгеле була.