11 декабрь 2016 яңалыклары
-
Халык Татфондбанктан акчаларын ала алырмы?
Бу атна ахырында ОАО «АИКБ «Татфондбанк» реализацияләнү дефициты аркасында акча бирүне тоткарлый башлады. Клиентларның акчаларын алырга ашыгуы банкның санацияләнү мөмкинлеге бар дигән яңалыктан башланган, әмма экспертлар банкның лицензиясе алыну мөмкинлеге юк дип ышандыра. 9 нчы декабрьда ОАО «АИКБ «Татфондбанк»тан (Татарстан республикасы, Казан шәһәре) акчаны алыр өчен, биш көн алдан заказ...
-
Болгарга - Мәүлидкә
Бүген, 11 декабрьдә, Татарстанның Болгар шәһәрендәге Ак мәчеттә Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме уздырыла. Ахшам намазыннан соң башланачак бәйрәм чарасында Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
-
Чаллыда Чәк-чәк бәйрәме узачак
20 декабрьдә Чаллы шәһәренең "Нур" Яшьләр үзәгендә "Чәк-чәк" бәйрәме үткәрелә. Быелгы программа шулай ук "Уңган килен" бәйгесен дә үз эчендә ала. Бу бәйгедә 16-25 яшьлек кызлар катнашачак, милли уеннар оештырылачак, татар милли ризыгы - чәк-чәктән авыз итеп булачак.