12 декабрь 2016 яңалыклары
-
Абхаз мандариннары җонлы түгел, шоп-шома
Абзазия белән Россия чигендә тонна-тонна мандарин чери. Биредә быел да елдагыча мандарин шаукымы. Россиялеләрнең яңа ел өстәлендә мандарин булсын дип, абхазлар чик буенда өчешәр, дүртешәр тәүлек төялгән товарларын саклап чират торалар. Дөресерәге бу республиканың туризмнан кала икенче акча эшләү чыганагы ул мандаринны Россигә чыгарып кыйммәткәрәк сату. Тезелеп киткән фураларга шыплап...
-
Челны простился с Маратом Бибишевым
Набережные Челны проводили в последний путь выдающегося строителя, настоящего патриота Набережных Челнов Марата Шакировича Бибишева. Он один из тех, кто своими руками построил автоград. Его человеческие и профессиональные качества, мудрость, организаторский талант и колоссальный жизненный опыт более полувека служили челнинцам. Марат Шакирович привнес на стройплощадки города передовую инженерную мысль и...
-
Мәүлидкә багышлап - викторина
11 декабрьдә Чаллының "Туфан" мәчетендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көненә багышлап якшәмбе укуларына йөрүче хатын-кызлар арасында викторина уздырылды. Анда җәмгысе 48 кеше катнашты. Беренче ел укучылар 31, ә инде берничә ел укучылар 53 сорауга җавап бирделәр. Җиңүчеләргә бүләк итеп намазлыклар һәм "Туфан" мәчете рәсеме төшерелгән кружкалар тапшырылды. Якшәмбе укуларына йөрүче ирләр...
-
Чаллыда алдагы ялда «Яңа ел казы» ярминкәсе узачак
Быелда "яңа ел казы" ярминкәсе шәһәрнең Азатлык мәйданында һәм Сарман трактында булачак. Аның беренчесе 17 декабрьдә! Моннан тыш атна саен Чаллыда ике мәйданчыкта: Г.Камал бульварында һәм Сарман трактында авыл хуҗалыгы ярминкәләре бара. Анда 11 районнан 78 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән, 220 сату урыны булдырылган.
-
Билетларны 60 көн алдан
11 декабрьдә Россиядә яңа кабул ителгән кагыйдәләр буенча, ерак юлга йөрүче поездларга билетларны 60 көн алдан сатып алып булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Моңа кадәр бу кагыйдә Мәскәүдән Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород һәм Самарага баручы тиз йөрүче поездларга һәм халыкара маршрутларга гына кагыла иде. Ә Россия буенча башка...
-
Эстрадага яңарыш кирәк
Татар эстрадасы тирәсендә бәхәсләр тынып тормый. Татар мәдәнияте, сәнгатенә битараф булмаган кешеләр җырчыларның зәвыксызлыгына, әхлаксызлыгына, программаларның тәрбияви әһәмияткә ия булмавына борчыла. Шунысы куанычлы, татар эстрадасына карата Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен белдерде. Бу халкыбызны милләт буларак саклап калуда зур роль уйнаган җыр сәнгатендә уңай үзгәрешләр булачагына өмет уятты....
-
Кулсыз-аяксыз Вероника “Татарстан энҗесе” бәйгесендә җиңү яулады
Шәһәрдәшебез, кулсыз-аяксыз Вероника Лазарева физик мөмкинлекләре чикле кызлар арасында узган "Татарстан энҗесе" бәйгесендә җиңү яулады. Ул данлыклы "Титаник" фильмындагы җырны инглиз телендә җырлады. Синтезаторда үзе уйнап жюрины таң калдырды. Һәм җиңү яулады. Күп санлы бүләкләрдән тыш, Верониканы "ВИА Гра" төркеменең элеккеге солисты Анна Седокова үз студиясенә җыр яздырырга чакырды.
-
Яңа елда балалар сөенсен!
Чаллы хакимияте бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балаларына яңа ел бүләкләре алу өчен 6,547 миллион сум акча тоткан. Барысы 21 538 бала Кыш бабай күчтәнәчен алачак. Алай гына да түгел 19 декабрьдән башлап шәһәрдә хаким чыршысы бәйрәмнәре башланып китә. Ул 28 енә кадәр дәвам итә һәм көненә ике тапкыр күңелле әкияти тамаша...
-
Түбән Камада янгында биш кеше һәлак булган
Якшәмбе иртән Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә җитештерү урынында (база) янгын чыгып, биш кеше һәлак булган. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Тагын алты кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Аларның өчесе авыр хәлдә диелә. Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамда урнашкан базада янгын чыгуы турында...