13 декабрь 2016 яңалыклары
-
Бәйрәмнәр хәвеф-хәтәрсез үтсен!
Яңа ел бәйрәмнәре җитеп килә. Янгын сүндерүчеләрнең эшләре бу көннәрне аеруча киеренке: нәкъ менә Яңа ел вакытында янгын чыгу куркынычы арта. Моның беренчел сәбәбе - ут белән сак эш итмәү. Ә бу исә турыдан-туры шартлаткыч, салютларга - "утлы уенчыклар"га бәйле. "Янгын сүндерү хезмәтенең 15нче отряды" җитәкчесе Рөстәм Юмагулов сүзләренә караганда,...
-
ТНВ алып баручы Зөлфәт Зиннуров дөреслек даулап акча җыя, моңа гаҗәпләнүчеләр дә бар
ТНВ алып баручы Зөлфәт Зиннуров дөреслек даулап акча җыя, моңа гаҗәпләнүчеләр дә бар. Элегрәк Инстаграмга керкән видеосында ТНВ алып баручы Зөлфәт Зиннуров сыйфатсыз солярка алып алданганлыгы хакында сөйләде. Бу хәл Теләче районының "Татнефть" ягулык салу станциясендә булган. Зөлфәт литры 36 сумнан 80 литр кышкы сыйфатлы солярка ала, ләкин «кышкы» дип...
-
Чаллыда "Теләкләр чыршысы" кабынды
Чаллыда ел саен үтә торган "Теләкләр чыршысы" дип исемләнгән хәйрия акциясе башланды. Әлеге чараны "Нур" яшьләр үзәге шәһәрнең укучылар һәм студентлар советлары, башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә оештыра. Декабрь ае буена мәгариф учреждениеләрендә, кибетләрдә яңа ел бүләкләре җыела.
-
Чаллы хокук сакчылары Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнә
Яр Чаллыда Яңа ел чаралары эстафетасы башланып китте. Быел шәһәребездә беренче булып үз утларын 10 декабрь көнне Комсомол районының Сидоровкский паркындагы чыршы яндырды. Тантаналы чарада муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева, Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, район башлыгы Александр Кислов, Шәһәр Советы депутаты, "Профит" компаниясенең генераль директоры Марсель Мингалимов катнаштылар.
-
Чаллы кызы – дөнья гүзәле
Шәһәрдәшебез, 2нче гимназия укучысы Ләйсән Хәмәдиева Мәскәүдән җиңү белән кайтты. Ул "Дөньяның кечкенә гүзәле" бәйгесендә Гран-при белән бүләкләнде. Ләйсән - Чаллының танылган җырчысы Ринат Хәмәдиевның кызы, талантлы җырчы Илшат Хәмәдиевның сеңлесе. Димәк, аның җырга, сәхнәгә гашыйк булуының сере юк. Кечкенәдән сәхнәдә Ләйсән. Матур итеп җырлый, бии. Тамашачыларның алкышларына күмелә...