15 декабрь 2016 яңалыклары
-
Президенттан - машина
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче яшь спортчының гаиләсенә матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Президент белән видеоэлемтә аша спортчының әнисе Галина Волкова аралашты. Аның улы Николай картинг спорты белән мавыга, "КАМАЗ-Карт" өйрәнчек-спорт клубында шөгыльләнә.
-
Чаллыда бомба табучы бүләкләнде
12 декабрь көнне Чаллы Эчке эшләр бүлеге идарәсе "Торговый квартал" сәүдә үзәгендә бомба тапкан Илдус Гыйлфановны бүләкләде. Исегезгә төшерәбез, 2015 елның августында сәүдә үзәгендә террористлар шартлаткыч җайланма урнаштырганнар, дигән хәбәр таратыла. Билгесез кешеләр тарафыннан сәүдә җитәкчелегенә 5 тапкыр шундый хәбәр җиткерелә. Террористлар сәүдә үзәге хуҗаларыннан шул рәвешле акча дауламакчы булалар.
-
Яңа елда – яңа бәяләр
Яңа ел җитсә, бәяләр күтәрелә. Хәер, моңа халык күнекте инде. Яңа ел җитсә, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар, балалар бакчаларына бәя арта. Соңгысы турында шәһәр башкарма комитетында узган матбугат конференциясендә бәян иттеләр.
-
Фирдүс Тямаев «Татар җыры»на по блату кермәгән
Фирдүс Тямаев беренче тапкыр «Алтын барс» премиясен 2012 елда алган. Бу бүләкне алу тантанасына ул иң мөхтәрәм тамашачысын - авылдан килгән әнисен дә чакырган. «Билетны үзем сатып алдым, по блату түгел», - дип сөйләде Фирдүс. Җырчы әлеге хатирәләре белән бүген узган матбугат конференциясендә уртаклашты. 17 декабрь көнне «Пирамида»да узачак «Татар...
-
Теләкләр чыршысы
Теләкләр чыршысы ул шәһәр укучылар берләшмәсе, студентлар үзидарәләре, Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм «Нур» яшьләр үзәге булышлыгы белән шәһәр студентлар берләшмәсе тарафыннан оештырыла. Декабрь ае буена уку йортларында, кибетләрдә, шулай ук шәһәрнең эре предприятиеләрендә яңа ел бүләкләре җыю уздырыла. Кызганычка, Яңа ел алдыннан кайбер балалар күптән...
-
Баланың кулында петарда шартлаган
Бала, бәхеткә, исән калган, ләкин аның кулын кисәкләп җыйганнар. Әлеге фаҗига Новоуральскида булган. 11 яшьлек малай «Корсар-6» маркалы петардага ут төртә һәм тәрәзәгә атарга җыенган вакытта ул шартлый. Әлбәттә инде, беренче чиратта баланың петарда тоткан уң кулы зыян күрә. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып китә....