18 декабрь 2016 яңалыклары
-
Бурычларны түли алмасагыз
Бүген Русиядә банктан кредит алган бик күп кешеләр төрле сәбәпләр аркасында бурычларын түли алмый. Мондый авыр хәлдә калганнарга нишләргә, белгечләр аларга ниләр киңәш итә?
-
Казанның яр буен иң озын шугалакка әйләндергәннәр
Казанның Кремль яр буенда Европадагы ясалма өслекле иң озын шугалак ачылды. 1 чакрым озынлыктагы әлеге шугалак ике яктан да киртәләп алынган. Аның эченә әлбәттә бары тик тимерьаяклар белән генә кертәләр, ә аларын үзең белән алып килсәң дә була, прокатка да бирелә. Шулай ук якын арада бөтен яр буенча сигез кафе...
-
Нинди май куланганыңны беләсеңме?
Русиядә соңгы арада сөт ризыкларының сыйфаты нык кимү күзәтелә икән. Алай гына да түгел, җитештерүчеләр ялган сыр, ялган май чыгару белән мавыга башлаганнар. Сөт ризыкларын җитештерүчеләрне берләштерүче Сөт союзы дигән оешма белдергәнчә, бүген кибет-базарларда сатыла торган майсырларның 20-30 проценты ялган, имеш.