Шəhри Чаллы

19 декабрь 2016 яңалыклары

  • 19 декабрь 2016 - 12:13
    "Татар җыры"ннан ФОТОрепортаж
    17 декабрь көнне "Пирамида"да "Алтын барс" премиясенең быелгы лауреатларын бүләкләделәр. Бәйрәмдә 20дән артык җырчы катнашты. Аларның чыгышларын карарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Фоторепортажны әлеге сылтама буенча кереп карагыз карагыз - http://matbugat.ru
    624
    0
    0
  • 19 декабрь 2016 - 12:05
    Арктик антициклон Татарстанга 30 градуслы суык алып килә
    Иртәгә, ягъни 20 декабрьдә, арктик антициклон Татарстанга көчле салкыннар китерә. Метеорологлар һава температурасының 25-30 градуска кадәр төшүен фаразлый. Республикада термометр баганасы урыны белән 34 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
    607
    0
    0
  • 19 декабрь 2016 - 08:54
    СМСларын укыганнан соң сөйгәнен үтерә
    Чаллыда 22 яшьлек егет сөйгәнен үтерүдә гаепләнә, дип яза "Челнинские известия". Тикшерүчеләр фаразы буенча, егет 21 яшьлек бергә яшәгән кызның телефонындагы хәбәрләрне укыганнан соң, нык ярсый һәм күкрәк, корсак өлешләренә җиде тапкыр чәнчи. Кыз шунда ук җан бирә. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.
    587
    0
    0
  • 19 декабрь 2016 - 08:02
    Интехбанк клиентларына хезмәт күрсәтми башлаган
    Интехбанк офисларының эш режимы үзгәрүе турында игълан итте. Бу хакта мәгълүмат әлеге кредит оешмасының рәсми сайтында бастырылган. "Хөрмәтле клиентлар, техник сәбәпләр аркасында 2016 елның 19 декабрендә клиентларга хезмәт күрсәтү вакытлыча туктатыла. Якын арада барлык техник проблемалар да бетереләчәк", - дип аңлата банкның матбугат хезмәте.
    649
    0
    0
  • 19 декабрь 2016 - 07:36
    Чаллыда эшсезләр саны кими
    Чаллының мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова әйтүенчә, агымдагы елның 19 декабренә Чаллыдагы 12 предприятиедә 1727 кеше тулы булмаган эш режимында эшли. 2016 елда барлыгы 24 меңгә якын вакансия булса, бүгенге көнгә инде нибары 4,2 мең. Ел башыннан эшсезләр саны да 2646 кешедән 1756га калган. 32 вакансия ярминәксе нәтиҗәсендә барлыгы 561...
    0
    0
    0
  • 19 декабрь 2016 - 07:33
    “Татфондбанк” ачылды
    Бүген сәгать иртәнге 10да "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте офислары эшчәнлеген яңадан башлап җибәрде. Атнаның эш көннәрендә сәгать 10:00 дән 15:00 гә кадәр эшли. "Банк бүлекчәләрендә кредитларны түләргә, Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгыннан салган акчаларны алу турында һәм килеп туган башка мәсьәләләрдә
    538
    0
    0
  • 19 декабрь 2016 - 07:04
    Чаллыда каз ярминкәләре гөрләде
    Уз­ган ял көн­нә­рен­дә "Азат­лык" мәй­да­нын­да һәм Сар­ман трак­тын­да "Яңа ел ка­зы" дип исем­лән­гән яр­мин­кә­ләр бул­ды. Шим­бә көн­не сал­кын бу­лу сә­бәп­ле, са­тып алу­чы­лар әл­лә­ни күп тү­гел иде, аның ка­ра­вы як­шәм­бе­дә шә­һәр­дәш­лә­ре­без яңа ел та­бы­ны­на үз­лә­ре те­лә­гән кош итен сай­лап ал­ды­лар.
    594
    0
    0
Реклама