26 декабрь 2016 яңалыклары
-
Татарстан Президенты “Татфондбанк” җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде
Бүген республиканың хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә Татарстан Президенты "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте клиентлары булган юридик затлар һәм әлеге банкка акча салучылар мөрәҗәгатьләре белән бәйле мәсьәләне хәл итәргә йөкләмә бирде. Шулай ук әлеге финанс учреждениесенең җитәкчелегенә карата процессуаль чаралар күрергә кушты. Рөстәм Миңнеханов, бу мәсьәлә минем шәхси контрольда булачак,...
-
“Чыршы" операциясе хокук бозучыларны аулый
Республикабызда барган "Чыршы" операциясе кысаларында, Яр Чаллы полиция хезмәткәрләре урман гүзәлләре сатыла торган сәүдә нокталары буенча рейдларга чыктылар. Тикшерүләр беренче хокук бозу очракларын да ачыклады.
-
Рөстәм Миңнеханов Татфондбанкта кертемнәре булган эшкуарларга ярдәм ителәчәген белдерде
"Татфондбанк" белән килеп туган хәл Татарстан Хөкүмәте контроленә алынган. Бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Татарстанда килеп туган бу вәзгыятьнең бик четрекле булуын ассызыклап, республика җитәкчесе "Татфондбанк"та кертемнәре булган физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.
-
Күңелле әзерлекне башласак та була
* Дөге пешергәндә суга бер аш кашыгы уксус салып җибәрсәң, ярма таралып торыр һәм ак төскә керер. * Винегрет тагын да тәмлерәк булсын, дисәгез, аңа бер аш кашыгы сөт һәм бер чәй калагы шикәр комы кушып бутагыз. * Кәһва кайнатканда чеметем генә тоз кушсагыз, ул хуш исле һәм бик тәмле...
-
“Ак Барс” банкы “Татфондбанк”ка акча салганнарга компенсация түли башлый
Ак Барс" банкы "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыятенә акча салганнарга компенсация түли башлый. "Ак Барс" банкы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, "Ак Барс" банкы бүлекләрендә иминият түләүләре Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Новосибирск, Пермь, Самара, Саратов, Екатеринбург, Ижевск һәм Ярославльдә яшәүче клиентларның фамилияләре "К" һәм "Л" хәрефенә башланганнарына бирелә.
-
1,2 млн сум акчасын талап алганнар
Чаллыда кеше талаган 4 ир-ат тоткарланды. Алар 24 декабрьдә, кичке сәгать җидедә, "Авангард" банкы янында пистолетка охшаш җайланма белән янап бер шәһәрдәшебезнең 1,2 млн сум акчасын алган. Зыян күрүче туклану сәнәгате предприятиеләренең берсендә логист булып эшли.
-
Бүген Россиядә матәм көне
Бүген, 26 декабрьдә, Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты һәлакәткә очрау сәбәпле, Россиядә матәм көне дип игълан ителде. Очкыч 25 декабрь иртәсендә Кара диңгезгә егылып төште. Самолет бортында, журналистлар һәм Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле һәм хәрбиләр - барлыгы 92 кеше булган. Артистлар хәрбиләрне бәйрәм белән котлау өчен "Хмеймим" авиабазасына юл...