1 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Сергей Когогинга – Почет ордены
Россия Президенты Владимир Путин указы белән "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин Почет ордены белән бүләкләнде. Бу бүләккә ул Россия машина төзелеше үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.
-
Яңа елда – 36 мең автомобиль
2017 елда "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте 36 мең автомобиль җитештереп сатарга җыена. Аның 6 меңен чит илләр базарына чыгарырга планлаштыралар.
-
Чикле мөмкинлекләр иҗатка комачауламый
Иҗат - балаларга кечкенә вакытта ук, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен ачу мохиты ул. "Кояшкай" социаль тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар берничә сәгатькә иҗат дөньясына "чумдылар". Алар янына беренче сәнгать мәктәбе укытучысы Надежда Кириллова килгән иде.