9 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Бәйгедә катнашыгыз!
Хөрмәтле шәһәрдәшләребез, "Шәһри Чаллы" газетасы чираттагы бәйге игълан итә. Анда җиңүчене танылган эстрада артисты Ирек Зарипов концертына чакыру билеты көтә. Бәйгедә катнашу өчен "Шәһри Чаллы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә теркәлергә һәм әлеге язмага репост ясарга кирәк. Танылган җырчы шәһәребезнең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 12 январьдә 19:00 сәгатьтә чыгыш ясаячак. Чарада...
-
Чаллы Ринат Гөбәйдуллин белән хушлашты
Яңа елның беренче эш көнендә, 9 гыйнварда, Чаллы халкы талантлы композитор, кешелекле шәһәрдәшебез, тугры дус Ринат Гобәйдулинны соңгы юлга озатты. "Энергетик" мәдәният сараена бик күп кеше, җитәкчеләр, сәнгать әһелләре, язучылар җыелган иде. Алар барысы да Ринат Гобәйдуллинның шушы бинада "Исәнме, апаем" дип каршы алуын, елмайган йөзен юксындылар. 8 гыйнвар көнне,...
-
Каргинов «Africa Eco Race-2017» раллиеның 6нчы этабында берләштерелгән зачетта 2нче булды
«Africa Eco Race-2017» ралли-марафонының 6 нчы этабы нәтиҗәләре буенча берләштерелгән зачетта Россиянең «КАМАЗ-Мастер» командасыннан Андрей Каргинов идарәсендәге экипажы 2 нче булды, ул шулай ук йөк машиналарының рәсми булмаган зачетында 6 нчы этапны отты. Россия командасыннан газ-дизель ягулыгында йөри торган "КАМАЗ"да Сергей Куприянов та 2 нче булды (+2.38).
-
Паспортсыз да була
Тиздән дәүләт органнарында һәм коммерция учреждениеләрендә паспорт урынына машина йөртү таныклыгын гына күрсәтүне рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Бу фикерне Русиянең Иҗтимагый инициативалар (РИИ) оешмасы күтәреп чыккан. Алар фикеренчә, шәхесне раслар өчен РФ гражданины паспорты яки хәрби билет кына таләп итүләре дөрес әйбер түгел, машина йөртү таныклыгында да кеше турында бөтен мәгълүматлар...
-
Хәләл даруханә
Санкт-Петербургта беренче хәләл даруханә ачылган. Анда дуңгыз ите-мае-тиресе, шәригать кануннары буенча суелмаган хайваннар һәм спирт кушылмаган, бары тик хәләл дарулар гына сатыла, ә даруханә хезмәткәрләре татар, башкорт һәм чечен телләрендә сөйләшәләр икән. Шәһәрнең хәләл продукцияне сертификацияләү үзәге хәбәренә караганда, Санкт-Петербургта елына 3 миллиард 600 миллион сумлык хәләл азык-төлек сатыла.
-
Пенсионерларга акча бирә башлыйлар
Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум күләмендәге акчаны 10нчы гыйнвардан 16сына кадәр алып булачак. Аны лаеклы ялда булган бөтен кешегә дә, шул исәптән эшләүче пенсионерларга да бирү каралган.