Шəhри Чаллы

9 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 9 гыйнвар 2017 - 12:17
    Бәйгедә катнашыгыз!
    Хөрмәтле шәһәрдәшләребез, "Шәһри Чаллы" газетасы чираттагы бәйге игълан итә. Анда җиңүчене танылган эстрада артисты Ирек Зарипов концертына чакыру билеты көтә. Бәйгедә катнашу өчен "Шәһри Чаллы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә теркәлергә һәм әлеге язмага репост ясарга кирәк. Танылган җырчы шәһәребезнең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 12 январьдә 19:00 сәгатьтә чыгыш ясаячак. Чарада...
    0
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 08:27
    Чаллы Ринат Гөбәйдуллин белән хушлашты
    ­Я­ңа ел­ның бе­рен­че эш кө­нен­дә, 9 гыйн­вар­да, Чал­лы хал­кы та­лант­лы ком­по­зи­тор, ке­ше­лек­ле шә­һәр­дә­ше­без, туг­ры дус Ри­нат Го­бәй­ду­лин­ны соң­гы юл­га озат­ты. "Энер­ге­тик" мә­дә­ни­ят са­ра­е­на бик күп ке­ше, җи­тәк­че­ләр, сән­гать әһел­лә­ре, язу­чы­лар җы­ел­ган иде. Алар ба­ры­сы да Ри­нат Го­бәй­дул­лин­ның шу­шы би­на­да "Исән­ме, апа­ем" дип кар­шы алу­ын, ел­май­ган йө­зен юк­сын­ды­лар. 8 гыйн­вар көн­не,...
    465
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 08:13
    Каргинов «Africa Eco Race-2017» раллиеның 6нчы этабында берләштерелгән зачетта 2нче булды
    «Africa Eco Race-2017» ралли-марафонының 6 нчы этабы нәтиҗәләре буенча берләштерелгән зачетта Россиянең «КАМАЗ-Мастер» командасыннан Андрей Каргинов идарәсендәге экипажы 2 нче булды, ул шулай ук йөк машиналарының рәсми булмаган зачетында 6 нчы этапны отты. Россия командасыннан газ-дизель ягулыгында йөри торган "КАМАЗ"да Сергей Куприянов та 2 нче булды (+2.38).
    603
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 06:06
    Паспортсыз да була
    Тиздән дәүләт органнарында һәм коммерция учреждениеләрендә паспорт урынына машина йөртү таныклыгын гына күрсәтүне рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Бу фикерне Русиянең Иҗтимагый инициативалар (РИИ) оешмасы күтәреп чыккан. Алар фикеренчә, шәхесне раслар өчен РФ гражданины паспорты яки хәрби билет кына таләп итүләре дөрес әйбер түгел, машина йөртү таныклыгында да кеше турында бөтен мәгълүматлар...
    654
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 06:02
    Хәләл даруханә
    Санкт-Петербургта беренче хәләл даруханә ачылган. Анда дуңгыз ите-мае-тиресе, шәригать кануннары буенча суелмаган хайваннар һәм спирт кушылмаган, бары тик хәләл дарулар гына сатыла, ә даруханә хезмәткәрләре татар, башкорт һәм чечен телләрендә сөйләшәләр икән. Шәһәрнең хәләл продукцияне сертификацияләү үзәге хәбәренә караганда, Санкт-Петербургта елына 3 миллиард 600 миллион сумлык хәләл азык-төлек сатыла.
    665
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 05:36
    Пенсионерларга акча бирә башлыйлар
    Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум күләмендәге акчаны 10нчы гыйнвардан 16сына кадәр алып булачак. Аны лаеклы ялда булган бөтен кешегә дә, шул исәптән эшләүче пенсионерларга да бирү каралган.
    630
    0
    0
Реклама